Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.08.2025, 13:47

«Урам» экстрим-паркында пластикны эшкәртү буенча мастер-класслар узачак

Казанлылар эшкәртелгән капкачлардан сувенир ясый алачак

Августта «Урам» экстрим-паркында пластикны эшкәртү буенча мастер-класслар сериясе старт ала. «Экостанция» павильонында казанлылар эшкәртелгән капкачлардан сувенир булдыра алачак.

Беренче дәрес иртәгә, 6 августта узачак. Шәһәр халкы җыелган капкачларның яңа эшләнмәләргә әверелүен күрер. Оештыручылар катнашучыларга үзләре белән пластик капкачлар алып килергә киңәш итә.

Барлык теләүчеләр дә катнаша ала, моның өчен сылтама буенча теркәлү узарга һәм теләсә нинди уңайлы көнне сайларга кирәк.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 9 августта республика башкаласында 24 шәһәр мәйданчыгын колачлаячак «Казан спорты көне» узачак. «Урам» экстрим-паркында бәйрәм 9:30 да спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр үткәрәчәк массакүләм иртәнге зарядкадан башлана. Шунда ук Казанның һәм республиканың иң яхшы командалары катнашында урам баскетболы буенча «Оранжевый мяч» (3x3) турниры старт ала.

Барлык яңалыклар