Бу «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә концертлар уздыру белән бәйле
Казаннан аэропортка 12, 15 һәм 27 апрельдә өстәмә шәһәр яны поездлары җибәреләчәк. Бу «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә концертлар уздыру белән бәйле.
12 һәм 27 апрельдә 7602 номерлы электричка Казан станциясеннән 18:04 сәгатьтә китәчәк һәм Аэропорт станциясенә 18:24 сәгатьтә килеп җитәчәк. 7603 номерлы состав кире юнәлештә 21:50 сәгатьтә кузгалачак. Татарстан башкаласында электропоезд 22:14 тә булачак.
15 апрельдә 7604 номерлы электричка Казан станциясеннән 16:56 сәгатьтә китәчәк һәм Аэропорт станциясенә 17:21 сәгатьтә килеп җитәчәк. Кире юнәлештә пассажирлар 7605 номерлы составта 21:17 сәгатьтә китә ала. Татарстан башкаласында ул 21:37 дә булачак.
Поездлар арадаш тукталышларсыз йөриячәк, дип хәбәр иттеләр «Содружество» АҖ матбугат хезмәтендә.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны +7(937)625-04-33 телефоны буенча (шалтыратулар тәүлек буе кабул ителә), шулай ук шәһәр яны пассажир компаниясе сайтында яисә «Пассажирларга Россия тимер юллары» мобиль кушымтасында белергә мөмкин.