В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген татар шагыйренең тууына 120 ел була
Марат Мөгыйнов фотосы
Бүген, 15 февральдә, бөек татар шагыйре, Ленин премиясе лауреаты һәм Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуны билгеләп үтәләр. Тантаналы чаралар 1 Май мәйданында шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Чарада Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башкалар катнашты.
Тантанада шулай ук Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова да бар иде, дип хәбәр итә Татарстан рәисе матбугат хезмәте.
Татарстан башкаласында шагыйрьнең тууына 120 ел булуга багышланган мемориаль программа каралган.
Татарстанның Милли музеенда «Төп нөсхә көне» үткәрелә – биредә бөтен дөньяга мәгълүм «Моабит дәфтәрләре»нең төп нөсхәсе тантаналы рәвештә киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителә, «Муса Җәлил – батырлык һәм хөрлек тавышы» дип аталган яңа күргәзмә буенча экскурсия оештырыла.
Габдулла Кариев исемендәге театрда «Муса. Моабит» спектакле күрсәтелә.
Галиәсгар Камал исемендәге театрдагы концертта Александр Мозелерның Җиденче симфониясенең дөньякүләм премьерасы тәкъдим ителә.
Милли китапханәдә шагыйрь турында «Муса Җәлил һәм татар опера, балет театры» темасына әңгәмә уздырыла.
Шагыйрь тумышы белән Оренбург өлкәсеннән, ул биш ел гомерен Казанда үткәрә. Бөек Ватан сугышы башлану белән, броньнан баш тартып, үзен фронтка җибәрүләрен сорый һәм яуга нәкъ менә Татарстаннан китеп бара. Ни кызганыч, шагыйрь дошман кырыннан кире әйләнеп кайта алмый. Әсирлеккә төшкән Муса Җәлил фашистлар легионында яшерен оешмага нигез салучыларның берсе була.
Төрмәдә утырганда, шагыйрь шигырьләр язуын дәвам итә һәм әлеге шигъри юллар ир-атларның уч төбенә сыярдай ике кечкенә дәфтәргә языла. Соңрак нәкъ менә шул язмалар дөньяга «Моабит дәфтәрләре» буларак таныла да инде. Аларда шагыйрьнең 90 нан артык шигыре һәм прозадан ике өзек саклана.
1944 елның февралендә Германиянең Империя суды шагыйрьне һәм аның көрәштәшләрен «рейхның хәрби куәтенә зыян китергәне һәм дошманга каршы эш» өчен үлем җәзасына хөкем итә, 25 августта хөкем карары үтәлә. Муса Җәлил 38 яшендә җәзалап үтерелә.