Татарстан башкаласы Россия шәһәрләре арасында беренче булып, Гамбург (Алмания), Токио (Япония) һәм Сурабаей (Индонезия) шәһәрләре белән берлектә, дәрәҗәле номинациядә билгеләнде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июль). Казан Ли Куан Ю Бөтендөнья шәһәрләр премиясе – шәһәрләрне үстерү өлкәсендә дәрәҗәле дөньякүләм бүләк кысаларында махсус номинациягә лаек булды. Премия советы карары белән Татарстан башкаласы махсус искә алу өчен (special mention) сайланды. Премия Сингапурда VI Бөтендөнья шәһәрләр саммитында тапшырылды.
“Бу бөтен шәһәрнең, анда яшәүчеләрнең җиңүе һәм уртак эшебезнең мөһим нәтиҗәсе. Агымдагы бурычлар белән генә яшәп, зур шәһәрне үстерү мөмкин түгел. Үзеңдә һәрвакыт алга карарга, хыялланырга һәм күп эшләргә көч һәм энергия табарга кирәк. Бу җиңү автомат рәвештә үзебезгә карата куйган таләпләрне күтәрә һәм алдыбызга куелган бурычларны үтәр өчен көч бирә”, - диде Казан Мэры Илсур Метшин бүләк алу уңаеннан.
Әлеге бүләкне бирү Казанны дөнья урбанистик җәмгыять буларак тануны аңлата, чөнки эксперт бәяләрен төрле илләр вәкилләре (Швеция, Дания, Сингапур, Яңа Зеландия һәм Кытай) бирә.
Соңгы алты ел эчендә Ли Куан Ю премиясен Нью-Йорк (АКШ, 2012 ел), Сучжоу (Кытай, 2014 ел), Медельин (Колумбия, 2016 ел) кебек шәһәрләр алды. Премия советы Казанны Гамбург (Алмания), Токио (Япония) һәм Сурабаей (Индонезия) шәһәрләре белән берлектә махсус номинациягә лаек дип тапты.
Жюри билгеләп үткәнчә, Казан үзләренең этник һәм дини төрлелеген хөрмәт иткән төрле мәдәниятләр шәһәре һәм киләчәктә, шәһәр үсеше буенча яхшы үсеш планы һәм бай мирасы һәм мәдәнияты була торып, “көчле” һәм “үзенчәлекле” шәһәр була ала.
Аңлатмада жюри ассызыклаганча, үзләренең инициативалары ярдәмендә Казан шәһәрлеләр тормышы сыйфатын арттыру өлкәсендә искиткеч уңышлар күрсәтте: соңгы 10 елда Татарстан башкаласында яшәүчеләрнең уртача яшәү озынлыгы 9 елга арткан, туучылар саны 2 тапкыр үскән, бала төшерүләр саны 40%, ә җинаятьчелек дәрәҗәсе 2 тапкыр кимегән.
“Казан яшьләр арасында җинаятьчелек чәчәк аткан, ә сәламәтлек саклау системасы аяныч хәлдә булган төссез шәһәрдән үзенең спорт инфраструктурасы, социаль һәм дини гармониясе белән билгеле булган сәламәт шәһәргә үзгәрүе ярдәмендә бәяләнде. Шәһәр үзендә яшәүчеләрне аның иң төп байлыгы буларак таныган һәм стратегик планда спортка, медицинага һәм гаилә тормышына инвестицияләр кертә башлаган, моны ул казанлыларның яшәү дәрәҗәсен арттыру өчен башкара”, - диелә экспертлар аңлатмасында.
Бөтендөнья шәһәрләр саммиты алтынчы тапкыр үткәрелә. Быел ул дөнья шәһәрләренең 116 делегациясе башлыкларын, икътисад һәм инновацияләр өлкәсендә әйдәп баручы белгечләрне, БМО вәкилләрен җыйды.
Билгеләп үтәргә кирәк, Бөтендөнья шәһәрләр саммиты – шәһәр төрриторияләрен комплекслы үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен иң зур дөньякүләм мәйданчык. Очрашуда шәһәр башлыклары һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә дөнья экспертлары яңа технологияләр һәм шәһәр хуҗалыгы белән идарә итүдә алдынгы тәҗрибә аша шәһәр территорияләрен комплекслы үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышалар. Саммитта шулай ук финанс ресурсларын җәлеп итү, инфраструктура проектларына бизнесны катнаштыру һәм дәүләт-шәхси хезмәттәшлеген үстерү һ.б. темалар күтәрелә. Саммитның иң мөһим өлеше булып Ли Куан Ю ис.премияне тапшыру тантанасы кала.
Премия турында
Ли Куан Ю ис. халыкара премия 2010 елда Сингапурның Стратегик планлаштыру агентлыгы һәм Сингапурның Яшәү өчен уңайлы шартлар булдыру үзәге тарафыннан оештырылган. Һәр ике ел саен халыкара бүләк шәһәр хуҗалыгын яхшырту максатында инновацияләр кертү һәм идарә итүдә уңышлары өчен шәһәрләргә һәм алар җитәкчеләренә тапшырыла. Жюри гариза биргән шәһәрләрне архитектур үзенчәлекләре, икътисады, законнары, дәүләт сәясәте нәтиҗәлелеге ягыннан бәяли. Экспертлар җиңүче шәһәрне (laureate), шулай ук махсус искә алу өчен (special mention) шәһәрне сайлыйлар.
Җиңүчене Сингапурда Бөтендөнья шәһәрләр саммитында бүләклиләр.
Татарстан башкаласы әлеге бәйгедә ике тапкыр катнашты. 2015 елда Казан финалга чыкты, ләкин җиңүне Колумбиянең Медельин шәһәре яулаган иде.
2017 елда Казан “Сәламәт Казан” (Healthy Kazan), “Экологик үсеш” (Environmental Development) һәм “Мәдәниятләр арасында аңлашу” (Embracing Diversity) проектларын тәкъдим итеп гариза бирде.