Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.03.2024, 16:52

Казан марафонында иң яхшы җанатар нокталарын сайлап алачаклар

Гомуми приз фонды 650 мең сум тәшкил итәчәк

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

10-12 нче майда узачак 10 нчы Казан марафонында җанатар нокталары конкурсы узачак. Гомуми приз фонды 650 мең сум тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.

Марафонда катнашучыларга рухи ярдәм итәчәк, шулай ук чараны якты һәм истәлекле итәчәк 50 дән артык команда җыю планлаштырыла. Иң яхшы җанатар нокталары өчен тавыш бирү чара тәмамланганнан соң «ВКонтакте» социаль челтәрендә узачак. Катнашучыларга җанатар нокталарыннан видео материаллар һәм фотолар бирергә кирәк булачак.

«Ел саен безгә оешкан җанатарлар командалары кушыла – Казан марафонына алдан әзерләнүчеләр, плакат ясаучылар, креатив сүзтезмәләр уйлап табучылар һәм трассада максималь рәвештә аерылып торучылар. Быел без беренче тапкыр җанатарларны да кайгыртырга булдык һәм иң яхшы җанатар нокталары конкурсын башлап җибәрәбез, ә иң текәләренә акчалата призлар әзерләдек», – дип сөйләде Казан марафоны директоры Вадим Янгиров.

Иң креатив һәм якты командалар – 100 мең сум, икенче урынны алган команда – 75 мең сум, өченче урынны алган команда 50 мең сум алачак. Тагын 10 команда 30 мең сумлык призлар белән бүләкләнәчәк.

Конкурста катнашу өчен 29 нчы мартка кадәр, оешманың исемен, командасын һәм катнашучылар санын күрсәтеп, sh.ksenia@timerman.org электрон почта адресы буенча гариза бирү сорала. Хатта команданың булачак активлыкларын кыскача тасвирларга, шулай ук элемтә өчен җаваплы кешене билгеләргә кирәк. Мәгълүматны +7(987)406-18-03 телефоны буенча ачыкларга мөмкин.

Билгеле булганча, 2024 елгы унынчы Казан марафонында 30 меңгә якын катнашучы көтелә. Марафон (42,2 км) һәм ярыммарафон (21,1 км) дистанцияләре, шулай ук 10 һәм 3 км йөгерүләр булачак.

Барлык яңалыклар