Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.06.2020, 16:26

ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин Төрекмәнстан генераль консулы Атадурда Бәйрәмов белән очрашты

Яклар хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында фикер алышты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июнь, Алена Мирошниченко). Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин бүген Төрекмәнстанның Казандагы генераль консулы Атадурда Бәйрәмов белән очрашты. Яклар хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында фикер алышты. Очрашуда шулай ук Казан вице-мэры Евгения Лодвигова да катнашты.

Казанда Россия буенча бу илнең икенче генераль консуллыгын ачу турындагы карар 2019 елда Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов тарафыннан кабул ителде. Татарстан башкаласында консул хезмәтләрен Россиянең 14 төбәгендә яшәүчеләр ала алачак. Төрекмәнстанның беренче генконсуллыгы Әстерханда 2013 елдан бирле эшли.

Татарстан башкаласында яңа генконсуллык барлыкка килү - Россия белән Төркмәнстан арасында дустанә һәм партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен чираттагы мөһим адым, дип билгеләп үтте Казан Мэры Илсур Метшин. Моннан тыш, бу Татарстан башкаласында яшәүче Төрекмәнстан гражданнарына ярдәм итәчәк. «Мин сезнең илегезнең, Президентыгызның Казанда консуллык ачу карарына бик шатмын, ул 14 төбәктә эшләячәк. Вәкиллекне урнаштыру өчен нәкъ менә Татарстан һәм Казанны сайлавыгыз безнең өчен зур дәрәҗә, - диде И.Метшин. Ул Төрекмәнстан вәкиллегенә һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде һәм генераль консулга уңышлы эш теләде.

Быел май аенда консуллыкны җитәкләгән Атадурда Бәйрәмов үз чиратында билгеләп үткәнчә, аларның илләрендә күп юнәлешләр буенча Төрекмәнстан-Россия мөнәсәбәтләре үсешенә зур игътибар бирәләр. «Төбәк хезмәттәшлеге дә безнең өчен өстенлекле булып тора. Татарстан хаклы рәвештә алдынгы урыннарны били. Безнең республика белән сәүдә-икътисади, мәдәни-гуманитар һәм социаль өлкәләрдә эш җайга салынган. Узган ел эре Татарстан эре компанияләре белән партнерлык билгеләнде», - диде Атадурда Бәйрәмов.

Ул ассызыклаганча, Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ел саен уртак очрашулар уздыра.

«Төрекмәнстанда шәһәр төзелешенә зур әһәмият бирәләр. Алга таба без партнерлыкны бу өлкәдә дә үстерергә планлаштырабыз. Казанга килгәч, без биредә бу гүзәл шәһәрне бик яратуларын аңладык», - диде А.Бәйрәмов.

Искәртеп узабыз, 2018 елда Казанны күрергә Төрекмәнстанның 5,3 мең гражданы килгән, 2019 елда - 9,5 меңнән артык кеше.

Фоторепортаж
Илсур Метшин Төрекмәнстанның Казандагы генераль консулы белән очрашты
Видеорепортаж
23.06.2020 14:37
ТР башкаласы Мэры Төрекмәнстанның Казандагы генераль консулы белән очрашты
Барлык яңалыклар