Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.12.2021, 09:23

Евгения Лодвигова пандемия вакытында туристлар агымын торгызу буенча Казан тәҗрибәсе белән уртаклашты

Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Almaty Investment Forum 2021 халыкара инвестицион форумында катнашты.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче декабрь). Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова Almaty Investment Forum 2021 (AIF) халыкара инвестицион форумында катнашты. Онлайн-форматта узган форумның үзәк темасы яңа Ефәк юлы үсеше перспективалары турында фикер алышу булды.

Almaty Investment Forum – муниципалитет җитәкчеләре, урта һәм эре эшкуарлык вәкилләре һәм төрле илләрдән инвестицияләр һәм инновацияләр өлкәсендәге лидерлар очрашуы өчен уникаль мәйданчык. Яңа Ефәк юлыннан тыш, форумда катнашучылар кече һәм урта эшкуарлыкны, туризмны үстерү һәм башка темалар турында фикер алыштылар.

Форумның төп чарасы – «Яңа Ефәк юлы мегашәһәрләре» темасына телекүпер уздыру булды. Анда катнашучылар глобаль пандемиянең социаль нәтиҗәләре, яңа каршылыклар һәм аларны җиңеп чыгу бурычлары турында фикер алыштылар. Евгения Лодвиговадан тыш, анда Алмата акимы Бакытжан Сагинтаев, Бишкек мэры Айбек Джунушалиев, Сәмәрканд хокимы урынбасары Шахзод Эшонкулов, Санкт-Петербургның Транспорт буенча комитет рәисе Кирилл Поляков һәм башкалар катнашты.

Евгения Лодвигова пандемия чорында туристик бизнесны торгызу буенча Казан тәҗрибәсе белән уртаклашты. Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары билгеләп үткәнчә, эчке туризм мөһим роль уйный. «Пандемия – ул көрәш, яңа чишелешләр вакыты, алар бернинди китапларда да язылмаган», – диде Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары.

Дискуссиядә катнашучыларның сорауларына җавап биреп, ул Казанда талантлы яшьләргә ничек ярдәм итүләре, шулай ук телекүпердә катнашучыларның яңа очрашуы өчен мәйданчык була алырлык эре халыкара чаралар турында сөйләде.

Ахырда Алмата шәһәре акимы Бакытжан Сагинтаев шәһәрнең муниципальара хезмәттәшлек өлкәсендәге эшчәнлеге турында сөйләде, шулай ук тәҗрибә уртаклашу өчен яхшы мөмкинлек булган мондый дискуссияләр үткәрүгә өмет белдерде, дип хәбәр иттеләр Казан шәһәр Думасының Халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсендә.

Барлык яңалыклар