В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда Физкультура көнен ничек билгеләп үтәчәкләр, 20 ел эчендә спорт белән шөгыльләнүчеләр саны 66%ка кадәр арткан
9 августта Казанда масштаблы «Казан спорты көне» узачак. 24 шәһәр мәйданчыгын үз эченә алган чара «Физкультура көне» Бөтенроссия бәйрәме кысаларында уздырыла. Бу хакта физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов эшлекле дүшәмбедә хәбәр итте.
Казан мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, спорт чаралары казанлылар һәм башкала кунаклары арасында бик популяр – соңгы 20 ел эчендә системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнүче казанлылар саны 6 тапкырга арткан.
«Казан болай гына спорт башкаласы түгел – бездә чемпион командалары бар, бездә дөнья чемпионатлары һәм турнирлары арсеналда. Һәм эш хәтта безнең 63 яңа спорт комплексы, 134 универсаль спорт мәйданчыгы, паркларда һәм скверларда дистәләгән спорт мәйданчыгы төзүебездә дә түгел, ә бөтен бу инфраструктура яшәүчеләргә 24/7 режимда режимда ихтыяҗлы булуында. Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше казанлылар өчен буш аваз түгел. Без моны массакүләм турнирлар буенча күрәбез. Меңнәрчә кеше гаиләләре белән йөгерү һәм чаңгы дистанцияләренә чыга. Казанлыларның 66%ы системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнә. Һәм 20 ел эчендә бу күрсәткеч 6 тапкырга үскән. Шул ук вакытта йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр саны 46 %ка кимеде. Һичшиксез, монда безнең табибларның һәм медицина учреждениеләренең өлеше бар. Әмма яшәү рәвешенең дә әһәмияте бар. Без алга таба да кешеләрне физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә үгетләячәкбез», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Казан спорт көне 9:30да «УРАМ» экстрим-паркында спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр уздырачак массакүләм иртәнге зарядкадан башлана. Шунда ук Казанның һәм республиканың иң яхшы командалары катнашында урам баскетболы буенча «Оранжевый мяч» (3x3) турниры старт ала.
Казанның әйдәп баручы профессиональ клублары – «Рубин», «Ак Барс», УНИКС, «Зенит-Казан», «Динамо-Ак Барс» һәм «Стрела» – пляж волейболы буенча күрсәтмә матч һәм җанатарлар өчен автограф-сессия уздырачак.
Икенче тапкыр сайклинг буенча популяр марафон узачак, анда катнашучылар тизлек һәм үткән ара белән ярыша алачак. Теләге булган һәркем, ГТО нормативларын махсус мәйданчыкта тапшырып, физик әзерлеген тикшерә алачак.
Традиция буенча, гаилә эстафетасы узачак – Казанның спорт гаиләсе исеме өчен актив ял итү һәм көрәшү өчен менә дигән мөмкинлек. Бу көнне Казан зур спорт аренасына әвереләчәк, 25 спорт төре буенча активлык тәкъдим ителәчәк. Спорт мәктәпләре баскетбол, футбол, бокс, дзюдо һәм башка дисциплиналар буенча турнирлар үткәрәчәк. Шулай ук бадминтон, нард, көч экстримы өчен мәйданчыклар оештырылачак.
Казансу елгасының матур акваториясендә «Казан паруслары» ярышлары иң кызыклы вакыйгаларның берсе булачак. Тамашачылар 10 парусник узышын күрәчәк. Ә «Трудовые рещервы» стадионында яшь спортчылар арасында футбол буенча Казан Кубогы финалы узачак. Июль уртасыннан квалификация уеннары узган 8 яшь төркемендә 400 футболчы төп трофей өчен көрәшәчәк. Шулай ук ветераннар өчен аерым матч узачак.