«Инвесторларга яшел ут күрсәтү генә җитми – без аларга проектларны башлаганчыга кадәр ярдәм итәргә тиешбез»
Илсур Метшин
Казан Мэры
Казан - Россиянең иң борынгы шәһәрләренең берсе. Тарихи тәҗрибә, географик яктан яхшы урында урнашуы, күпмилләтле халык шәһәргә илнең эре калалары арасында лаеклы урын алырга, сәнәгать, фән һәм мәдәният үзәгенә әйләнергә мөмкинлек бирде.
Казан халыкара аренада актив рәвештә алга бара, шул исәптән дөнья дәрәҗәсендәге вакыйгалар ярдәмендә дә зур үсеш кичерә. Кулланучылар потенциалы югары, эшлекле инфраструктураның үсеш алган дәрәҗәсе, халык хуҗалыгының төрле өлкәләрендә квалификацияле белгечләр булуы Казанга потенциаль инвесторларны җәлеп итә. 2024 елда шәһәрнең төп капиталына инвестицияләр 512,2 млрд сум тәшкил итте.
Шәһәрдә 8 технопарк һәм технополис, 6 индустриаль (сәнәгать) парк, 4 бизнес-инкубатор, 2 сәнәгать мәйданчыгы, 6 инжиниринг үзәк, шулай ук трансфер (коммерцияләштерү) технологияләр үзәге эшли. Химия һәм азык-төлек сәнәгате, машина төзелеше, электроника Казан сәнәгатенең әйдәп баручы тармаклары булып тора.
Казанда үткәрелә торган инвестиция сәясәте шәһәрнең алдынгы предприятиеләренең конкурентлыкка сәләтлелегенә ярдәм итүгә, административа киртәләрне киметүгә, перспективалы инвестиция проектларын алып баруга һәм шәһәр хуҗалыгының барлык тармакларында инвесторлар белән үзара файдалы хезмәттәшлек урнаштыруга юнәлдерелгән.