Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
Баш бит

Казанның тугандаш шәһәрләре һәм партнерлары

Казанны тугандаш шәһәрләр хәрәкәтенә кертү 1988 елда немец шәһәре Брауншвейг белән «Кардәшлек турында килешү» не имзалаудан башлана. Бүген Татарстан башкаласының дөньяның 25 илендә 74 кардәш шәһәре һәм партнеры бар. Бу бүлектә тугандаш шәһәрләр һәм партнерлар географиясе белән танышырга һәм һәр шәһәр турында тулырак белергә мөмкин.

Казанны тугандаш шәһәрләр хәрәкәтенә кертү 1988 елда немец шәһәре Брауншвейг белән «Кардәшлек турында килешү»не имзалаудан башлана. Бу шәһәр өчен кардәшлек турында тарихта беренче шартнамә була, ул Казан һәм Брауншвейг халкына бер-берсен якыннанрак белергә, борынгы тарих һәм мәдәниятне, ә иң мөһиме, кешеләрнең тормышын һәм көнкүрешен белергә мөмкинлек ача.

Бүгенге көндә Казанның Германия, Италия, Латвия, Болгария, Франция, Төркия, Кытай, Иран, Казахстан һәм башка бик күп илләрдә 74 кардәш шәһәре һәм партнеры бар. Шәһәр дипломатиясе халыкара мөнәсәбәтләрнең тотрыклылыгын, бердәмлекне саклауда, низагларны булдырмауда нәтиҗәле инструментларның берсе булып тора.

Шәһәрләр арасындагы элемтәләрне үстерү илләргә икътисадый, социаль, мәдәни проектларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген күтәрергә мөмкинлек бирә.
Саннар һәм фактлар
  • 1988 елда

    Казанның кардәшлек турында беренче шартнамәсе имзаланды

  • 74

    Казанның кардәш шәһәрләре бар

  • 25 илдә

    Казанның кардәш һәм партнер шәһәрләре урнашкан

  • 140 млн нан артык

    кеше Казанның кардәш һәм партнер шәһәрләрендә яши