Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

Муниципаль хезмәтләр исемлеге

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтү административ регламентлар нигезендә башкарыла.
 
2010 елның 27-нче июленнән чыккан «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтүне оештыру турында»гы 210-ФЗ номерлы Федераль законның 14 маддәсе нигезендә дәүләт яки муниципаль хезмәтләрен күрсәтү стандарты түбәндәгеләрне күздә тота:
 
1) Дәүләт яисә муниципаль хезмәт атамасы;

2) Дәүләт хезмәтен тәкъдим итә торган органның яисә муниципаль хезмәтне тәкъдим итә торган органның атамасы;

3) Дәүләт яисә муниципаль хезмәтне күрсәтү нәтиҗәләре;

4) Дәүләт яисә муниципаль хезмәтне күрсәтү вакыты;

5) Дәүләт яисә муниципаль хезмәтне күрсәтү өчен хокукый нигезләмәләр;

6) Дәүләт яисә муниципаль хезмәтләрне күрсәтү өчен законнар җыелмасы яисә башка норматив хокукый актлар нигезендә кирәк булган документларның (документларга һәм гариза бирүче мөстәкыйль рәвештә бирергә тиеш булган мәгълүматка бүлеп тапшырылырга тиеш) тулы исемлеге, һәм гариза бирүче шәхси инициативасы (чөнки алар ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек кысаларында тапшырыла алалар) белән тапшыра алган документлар;

7) Дәүләт яисә муниципаль хезмәтне күрсәтү өчен кирәк булган документларны кабул итүне кире кагу сәбәпләренең тулы исемлеге;

8) Дәүләт яисә муниципаль хезмәтне күрсәтүне кире кагу өчен сәбәпләрнең тулы исемлеге;

9) Дәүләт яисә муниципаль хезмәтләрне күрсәтү вакытында гариза бирүчедән алына торган түләүләрнең күләме, һәм федераль кануннар, алар нигезендә кабул ителгән Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актлары, Россия Федрациясе субъектларының норматив хокукый актлары, муниципаль хокукый актлар тарафыннан каралган очракларында аларны алу ысуллары;

10) Дәүләт яисә муниципаль хезмәтләрне күрсәтү турында сорау биргән вакытта һәм дәүләт-муниципаль хезмәтләрен күрсәтү нәтиҗәләрен алган вакытта чиратта торуның максималь вакыты;

11) Дәүләт яисә муниципаль хезмәтләрне күрсәтү турында гариза бирүченең соравын теркәү вакыты;

12) Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтелә торган биналарга, чират көтү залларына, дәүләт яисә муниципаль хезмәтләрне күрсәтү турында сорауларны тутыру өчен урыннарга, һәр дәүләт яисә муниципаль хезмәтне күрсәтү өчен кирәк булган документлар исемлеге һәм аларны ничек тутыру үрнәкләре булган мәгълүмати стендларга карата таләпләр;

13) Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне алу мөмкинлекләренең һәм сыйфатларының күрсәткечләре;

14) Башка таләпләр, шул исәптән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне күпфункцияле үзәкләрдә күрсәтүләрнең, шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон формада күрсәтүләрнең үзенчәлекләрен исәпкә ала торган очраклар.

Үзгәртү датасы: 22.03.2019