В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Фестиваль өч көн дәвамында берничә мәйданчыкта үткәрелә.
Фото: Денис Гордийко
24 нче октябрьдә 13:30 сәгатьтә София Гобәйдуллинаның хәзерге музыка үзәгендә (Тельман ур., 29) композиторга багышланган сәнгать эшләре күргәзмәсе ачыла. Килүчеләр Зөфәр Гыймаев, Рәшит Гыйләҗев, Любовь Гриценко һәм башкаларның эшләрен күрә алачак. Күргәзмәне ачу тантанасыннан соң, концерт һәм София Гобәйдуллинаның иҗаты турында документаль фильм презентациясе узачак. Керү бушлай.
25 нче октябрьдә 18:30 сәгатьтә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында (К.Маркс ур., 57) ТР халык артисткасы Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге София Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге оркестры чыгыш ясаячак. София Гобәйдуллина, Арво Пярта, Евгений Бозза әсәрләре яңгыраячак. Солист булып халыкара конкурслар лауреатлары Данила Федосеев (кларнет), Рафаэль Галиев (гобой), Азат Нургаянов (скрипка), Динә Лебедева (скрипка), Игорь Шмелев (альт), Серафим Лаврентьев (виолончель) чыгыш ясаячак. Концертка керү – музей билетлары буенча.
26 нчы октябрьдә 18:00 сәгатьтә П.И.Чайковский исемендәге 1 нче номерлы балалар музыка мәктәбендә (Горький ур., 22/26) Мәскәү заманча музыка ансамбле концерты була, София Гобәйдуллина үзе дә шушы мәктәпне тәмамлаган. Кичә программасында – София Гобәйдуллина, Альфред Шнитке, Лилия Исхакова, Эльмир Низамов, Роман Пархоменко әсәрләре. Оркестр составында Мария Алиханова (флейта), Олег Танцов (кларнет), Евгений Субботин (скрипка), Ольга Демина (виолончель), Михаил Дубов (фортепиано) чыгыш ясаячак. Керү бушлай.
Фестиваль РФ Мәдәният министрлыгы, «Яңа музыкаль инициативалар үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешма, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее ярдәме белән София Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге тарафыннан оештырыла. Фестивальнең партнерлары – Мәскәү заманча музыка ансамбле, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясы, П.И.Чайковский исемендәге 1 нче номерлы балалар музыка мәктәбе.