В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Концертта җыелган акчалар катлаулы авырулы балалар файдасына күчереләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче март). 3 апрельдә “Ак Барс” Яшьләр үзәгендә татар эстрадасы йолдызлары катнашында “1+1” хәйрия концерты узачак. Концертта җыелган акчалар катлаулы авырулы балалар файдасына күчереләчәк.
Концертта “Артур-Марат” дуэты, Рамил Закиров, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, Лилия Хәйруллина, Айгөл Рәхимова, Мөнир Рахмаев, “Кыю кызлар”, Илназ Гарипов, Сөмбел Билалова, Регина Тимербулатова, Руслан Амурус, Камилла Әхмәтова һ.б. йолдызлар катнашачак.
Тамаша 18.30 сәгатьтә башлана, дип хәбәр иттеләр ТР Мөселманнар диния нәзарәтенең “Зәкят” фондында.