Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.06.2022, 11:33

Зумба, стретчинг һәм мини-батутларда сикерү: Казан паркларында бушлай дәресләр уза

Уңайлы спорт киемендә һәм кроссовкаларда килергә, үзегез белән су алырга киңәш ителә.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы июнь). Казанның җәмәгать киңлекләрендә атна саен бушлай спорт тренировкалары уза. Аларда мини-батутларда сикерергә, зумба биергә һәм сыгылмалылыкны камилләштерергә була.

«Крылья Советов» паркында дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр теләүчеләр джампинг-фитнес белән таныша ала. Күнегүләр 19:00 сәгатьтә башлана. Тренировка белән Казанның бер батут студиясе белгече шөгыльләндерәчәк. Керү ирекле, алдан +7(962)573-99-76 телефоны буенча теркәлү сорала. Җыелу урыны – «Ракушка» җәйге сәхнә артында, дип хәбәр иттеләр Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясендә.

Горки-Әмәт урманында зумба һәм стретчинг буенча дәресләр узачак. Бию күнегүләре берничә яшь категорияләре өчен оештырыла: дүшәмбе көнне 18:30 сәгатьтә зумбага 6-10 яшьлек балалар килә ала, 19:30 да – өлкәннәр, ә чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 9:30 да 55 яшьтән өлкән шәһәрлеләр шөгыльләнәчәк. Зумба буенча дәресләрне лицензияле инструктор, спорт һәм иҗат студиясе җитәкчесе Ирина Гутник үткәрә.

Шимбә көнне 9:30 сәгатьтә стретчинг буенча дәресләр уза. Җыелу урыны – яшел кырда. Теләүчеләр белән Ольга Потанина шөгыльләнәчәк.

Күнегүләргә керү ирекле. Дәресләрнең булу-булмавын +7(967)363-55-44 телефоны аша ачыкларга була.

Оештыручылар спорт киемнәре һәм кроссовкаларда килергә киңәш итә, үзегез белән су алырга онытмагыз.

Барлык яңалыклар