В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гүзәл Яхинаның шул исемдәге романы буенча төшерелгән фильмны «Россия 1» каналы аша карарга мөмкин булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче апрель). «Зөләйха күзләрен ача» 8 серияле фильмы Россия телеэкраннарына 13-нче апрельдә чыгачак. Гүзәл Яхинаның шул исемдәге романы буенча төшерелгән күптән көтелгән картинаның премьерасын «Россия 1» каналы аша 21.00 сәгатьтә күрсәтәчәкләр, дип хәбәр ителә телеканал сайтында.
Сериалны төшерү 5 айга якын барды. 2018 елның 10-нчы августында Архангельск шәһәрендә смена белән башланып китте. Соңрак кино төшерү Татарстанның Лаеш районында, Казанда, Мәскәүдә, Ярославльдә узды һәм 2019 елның февралендә Пермьдә тәмамланды.
Картинаның режиссеры - Егор Анашкин. Фильмда төп рольләрне Чулпан Хаматова, Сергей Маковецкий, Роза Хәйруллина, Юлия Пересильд, Роман Мадьянов, Евгений Морозов, Александр Бәширов, Рамил Сабитов башкарды.
Узган елның сентябрендә традицион «Аксенов-фест» кысаларында казанлылар фильмның аерым эпизодларын күрделәр. Тамашачыларга картинаның режиссерлык версиясенең ачык мизгелләрен күрсәттеләр.