Спектакльдә Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында шөгыльләнүче 33 яшь артист катнашты.
Фото: тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне тормышка ашыру бүлеге
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче февраль). Кичә «Апуш» балалар татар театр студиясе Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексы сәхнәсендә «Кечтүк» спектаклен тәкъдим итте. Халыкара туган тел көне уңаеннан куелган спектакльне 700 гә якын кеше тамаша кылды.
Спектакль драматург, «Әкият» Татар Дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Зәйниев әсәре буенча куелган. Спектакльнең режиссерлары – Татарстанның халык артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Зөлфия Вәлиева һәм Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Миләүшә Шәйхетдинова.
Спектакльгә көйләрне композитор Радик Сәлимов һәм Зөлфия Вәлиева иҗат итте, музыка бизәлеше һәм аранжировка – Нияз Вәлиев, шигырьләр авторы – Резеда Гобәева. Сценограф, рәссам – Татарстанның Рәссамнар берлеге әгъзасы Анастасия Бузунеева. Тавыш режиссеры – Илья Лазарев. Ут куючы рәссам – Тәлгать Латыйпов.
И.Зәйниев әсәре буенча «Кечтүкле уен» спектакле Г.Камал театрында 2012 елда сәхнәләштерелгән. Ул чакта патшабикә ролен «Апуш» студиясе остазы Миләүшә Шәйхетдинова уйнаган. Хәзерге премьерага махсус җырлар язылды, кайбер сәхнә күренешләре өстәлде, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.
Спектакльне Татарстан Республикасы Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексы директоры, Мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссия рәисе Зөһрә Нигъмәтуллина, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова һәм башкалар тамаша кылды.
«Апуш» студиясе Илгиз Зәйниевның искиткеч пьесасын тәкъдим итте. Безнең команда яңа спектакль куйды, ләкин без аны беренче адым гына дип саныйбыз. Киләчәктә мультфильм төшерелсен иде. Татар балаларының үз геройлары булсын иде, - дип ассызыклады Гүзәл Сәгыйтова. - Без һәрвакыттагыча бик дулкынланабыз, чөнки балалар өчен дә, үзебез өчен дә бу бик мөһим көн. Премьераның датасы юктан гына сайланмады. 21 февраль – Халыкара туган телләр көне. Бүген туган телебез саклауга, яклауга мохтаҗ. Казан Мэриясе проектлары һәм шул исәптән «Апуш» балалар театр студиясе кебек башлангычларыбыз шушы олы максатка кечкенә генә өлеш», – дип уртаклашты Г.Сәгыйтова.
Спектакльдә студиядә тәрбияләнүче 33 бала да катнашты. Студиягә балалар сентябрьдән йөри, ә тамашага әзерлек ноябрьдә башланды. «Апуш»та укучыларга тәҗрибәле остазлар – актерлык осталыгы һәм сәхнә теле педагоглары – Зөлфия Вәлиева һәм Миләүшә Шәйхетдинова, Татарстанның атказанган артисты, «Казан» бию ансамбле солисты Ренат Мифтахов, эстрада-джаз вокалының югары категорияле укытучысы Ландыш Фәттахова белем бирә.
Исегезгә төшерәбез, Казан Мэры патронажы астында төзелгән «Апуш» студиясе хәзер шәһәрнең өч мәдәни үзәгендә – «Сәйдәш», «Чулпан» һәм Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында эшләп килә. 90 га якын укучы бушлай актерлык, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте һәм вокал белән шөгыльләнә.