Казанда Сабантуй көнендә транспорт хезмәте махсус схема буенча оештырылачак. Бәйрәм чараларында катнашу өчен казанлыларга һәм башкала кунакларына җәмәгать транспорты хезмәтләреннән файдаланырга киңәш итәләр.
«Мирный» бистәсендәге Каенлыкка теләүчеләр махсус автобус маршрутлары белән дүрт тукталыш пунктыннан: «Җиңү проспектының метро» станциясе», «10 микрорайон», Павлюхин урамындагы «Филармониянең концерт залы» һәм «Глазунов урамы» (Теплоконтроль) станцияләреннән барып җитә алачак.
Юл йөрү бәясе гадәти шәһәр эчендәге тарифка тигез булачак.
Автобуслар иртәнге 8дән бәйрәм тәмамланганчы һәм барлык кунакларны алып чыгып киткәнче йөриячәк. Моннан тыш, Мирный бистәсендәге Сабантуйга «Казан-1» станциясеннән электропоезд белән килергә мөмкин булачак.
Аккош күле мәйданчыгына «Ремплер торак массивы» тукталышыннан китәчәк бушлай автобусларда барып җитәргә мөмкин булачак.
«Дәрвишләр» бистәсендәге Каенлыкка В.Б.Шнепп исемендәге Турбокомпрессор фәнни-тикшеренү институты парковкасыннан (Себер тракты ур., 40) һәм «МЕГА» сәүдә үзәге парковкасыннан (Җиңү Пр., 141) бушлай автобус белән барып җитәргә мөмкин булачак.
Сабантуй көнендә
юл хәрәкәтен оештыруда зур булмаган үзгәрешләр булачак:
-
20 июньнән һәм 21 июньдә 17.00 сәгатькә кадәр Урман шәһәрчегеннән Ферма шоссесына кадәр автомобиль юлы буйлап берьяклы хәрәкәт оештырылачак;
- «Урман шәһәрчеге» торак комплексында яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен, Бертуган Баталовлар урамы буенча Оренбург тракты ягына чыгу мөмкинлеге булган ике яклы хәрәкәт сакланачак.
Бәйрәмнең барлык мәйданчыкларында ашыгыч ярдәм бригадалары кизү торачак, шулай ук медицина пунктлары урнаштырылачак.
Быел Казан мэриясе РИМ компаниясе белән берлектә Россиянең сигез шәһәрендә: Санкт-Петербургта, Түбән Новгородта, Уфада, Самарада, Саранскта, Самарада, Чиләбедә һәм Барнаулда яшәүчеләрне Сабантуйга чакырып, мәгълүмати проект эшләтеп җибәрде.