В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
“Наше время – Безнең заман” 2013 елдан үткәрелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче июль). Казанлылар ел саен үткәрелә торган “Наше время – Безнең заман” эшче яшьләр иҗаты VI ачык республика телевизион фестивалендә катнаша алалар. Татарстан башкаласында зональ этап 26-27 октябрьдә үтә.
Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе концерт залында республиканың Апас, Балтач, Чүпрәле, Лаеш һ.б районнарыннан конкурсантлар чыгыш ясаячак – барлыгы 18 муниципаль берәмлек. Казанда зональ этап дүртенчесе була, моңа кадәр 5 октябрьдән башлап сайлап алу турлары Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Зәйдә оештырыла.
Фестиваль финалы Казанда 13-14 ноябрьдә үтәчәк. Анда зональ этапта җиңүчеләр катнашачак. Бәйге 16 ноябрьдә “Пирамида” концерт-күңел ачу комплексында гала-концерт белән тәмамланачак.
“Наше время – Безнең заман” 2013 елдан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән үткәрелә. Татарстанлылар –җитештерү предприятиеләрнең, хезмәт күрсәтү өлкәсендә эш итүче оешмаларның 18-35 яшендәге хезмәткәрләре – “Музыка”, “Хореография”, “Дан минуты”, “Визитка-презентация” номинацияләрендә номерлар тәкъдим итә ала. Гаризалар 5 июньнән 25 сентябрьгә кадәр beznenzaman@mail.ru электрон адресына яисә 420111, Казан, К.Маркс ур., 23/6 почта адресына кабул ителә. Гариза үрнәге һәм бәйге үткәрү регламенты белән фестивальнең рәсми сайтында танышырга мөмкин.