В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышта дөньяның 40 иленнән 200 гә якын бала катнашты
2 нче лицей-интернат укучысы Альберт Семенов һәм 19 нчы гимназия укучысы Рәшит Фәсхетдинов Россия җыелма командасы составында Бразилиядә узган Халыкара Менделеев исемендәге химия буенча олимпиадада алтын медальгә ия булдылар.
Олимпиада 5 майдан 12 майга кадәр барды һәм өч: ике теоретик һәм бер гамәли турдан торды.
Уку елы дәвамында балалар үзләренең педагоглары Наилә Зыятдинова һәм Ринат Җиһаншин белән бергә олимпиадага актив әзерләнделәр. Әлеге олимпиадага сайлап алу этабына әзерлекне химия буенча Казан шәһәр түгәрәге җитәкчесе һәм Татарстан җыелма командасы тренеры Булат Курамшин үткәрде.
Быел химия буенча Бөтенроссия олимпиадасы март аенда Яңа Уренгойда узды, анда Рәшит һәм Альберт 2 нче һәм 3 нче урыннарны алдылар һәм химия буенча Россия җыелма командасына эләктеләр, аның составында Халыкара Менделеев олимпиадасында катнаштылар.
«Алар Бразилиягә киткәндә, мин алар кире ике алтын медаль алып кайтырлар, дип өметләнгән идем. Ләкин алар үз балларын әйткәч, миндә бераз шик туды. Җәй көне балаларны МДУда химия буенча җыеннар көтә. Аларны химия буенча иң эре халыкара олимпиадага командага сайлап алачаклар. Минем егетләрнең лаеклы нәтиҗәләр күрсәтерлек мөмкинлекләре бар», – дип сөйләде Булат Курамшин.
Билгеләп үтәргә кирәк, Халыкара Менделеев исемендәге химия буенча олимпиада – мәктәп укучыларының дөньяда иң эре ярышларының берсе, химия буенча Бөтенсоюз олимпиадасының хокукый варисы.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Рәшит Фәсхетдинов һәм Альберт Семенов шулай ук химия буенча Бөтенроссия олимпиадасында катнашып, илнең 68 төбәгеннән килгән 298 катнашучы арасында абсолют җиңүче һәм призер булдылар.