Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.04.2025, 15:45

«Мьянманың алтын йөрәге»: Полина Илюшкинаның шәхси күргәзмәсе 3 апрельдә Сандецкий утары паркында узачак

Ачылу тантанасында RENAISSANCE камера оркестры чыгыш ясаячак

Полина Илюшкинаның «Мьянманың алтын йөрәге» шәхси күргәзмәсе 3 апрельдә республиканың Дәүләт сынлы сәнгать музееның төп бинасы паркында булачак. Тамашачыларга рәсем һәм графика эшләре сериясен тәкъдим итәчәкләр: бер өлеше натурадан, бер өлеше – авторның 2013 елда Мьянма буйлап сәяхәте тәэсирләре буенча язылган. Ачылу тантанасында RENAISSANCE камера оркестры картиналарга аваздаш музыкаль программа башкарачак.

Рәссамның әсәрләрендә алтын пагодалар иленең гади халкының чын тормышы сурәтләнгән: күпсанлы монахлар, сәүдәгәрләр, крестьяннарның портретлары, халык тормышыннан көнкүреш һәм урам күренешләре, аларда күп гасырлык мәдәнияткә, архитектурага һәм игелекле, елмаючан бирмалыларның үзләренә соклану чагыла.

Полина Илюшкина – ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, халыкара фестивальләр лауреаты, Россиядә һәм чит илләрдә 300 дән артык күргәзмә, пленэр һәм арт-симпозиумнарда катнашучы.

ТР башкаласында яшәүчеләрне һәм кунакларны 3 апрельдә 14:00 сәгатьтә, Карл Маркс ур., 64 адресы буенча урнашкан Сандецкий утары паркында көтәләр. Керү ирекле. Ачылу тантанасы төгәлләнгәч, күргәзмә көн ахырына кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр иттеләр ТР ДССМ матбугат хезмәтендә.

Барлык яңалыклар