В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкын Яңа ел бәйрәмнәрендә уяу булырга һәм балаларны караучысыз калдырмаска өндиләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче декабрь, Ксения Швецова). Кышкы чорда, гадәттәгечә, халыкның травма алу очраклары артуы күзәтелә. Әйтик, Казан травмпунктларында, гадәттә, тәүлегенә уртача 60 мөрәҗәгать булса, кышын аларның саны 100-120-гә кадәр арта. Урамда егылу, Яңа ел петардалары белән саксыз эш итү аркасында, чаңгыда яки «ватрушкаларда» шуган вакытта алынган имгәнүләр - куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгәндә бу һәм башка травмаларны булдырмый калырга мөмкин, бу хакта Казан табиблары «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы матбугат конференциясендә сөйләде.
Кышын шәһәрлеләрдә беләк сөякләренең имгәнүе, тартылулар, балтыр белән табанны берләштерә торган буын тирәсендә сынулар һәм каймыгулар бик еш күзәтелә. «Егылганда кеше рефлектор рәвештә тигезлекне сакларга омтыла, кулларын суза һәм аларга бөтен авырлыгы белән егыла, бу беләк сөяге сынуга китерә, – дип билгеләп үтте Республика клиник хастаханәсенең травматология бүлеге мөдире Сәяр Сираҗетдинов. - Шунысы сөендерә, без шартлаткычлар һәм петардалар аркасында ясалган мөрәҗәгатьләр санының кимүен күзәтәбез – бу кешеләрнең әлеге куркыныч күңел ачуга аңлы рәвештә якын килә башлавын күрсәтә».
Яңа ел бәйрәмнәрендә пациентлар агымына табиб-офтальмологлар да әзерләнә. Петардалар һәм шартлаткычлар шартлаган вакытта шартлаткыч матдәнең бер өлеше күзгә эләгергә мөмкин. Бу хәтта эчкэ элэгеп яралану булмаган очракта да куркыныч. Ә чит матдәләр күз алмасына үтеп керсә, кеше җитди имгәнү, химик яки термик пешү алырга мөмкин, бу исә күзсез калу кебек куркыныч нәтиҗәләргә китерә, дип сөйләде Республика клиник офтальмология хастаханәсе табиб-офтальмологы Элина Минхуҗина.
Узган ел шәһәр хастаханәләренә петардалар шартлавы аркасында күз җәрәхәте алган 6 пациент керде. Мондый хәлләрдә, ачык симптомнар булмаганда да, кичекмәстән ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Казанда Бутлеров ур., 14 адресы буенча урнашкан офтальмология хастаханәсендә тәүлек буе медицина ярдәмен күрсәтәләр. «Үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәү яхшырак. Өстәмә инфекция булдырмас өчен күзләрне ага торган су белән юарга, аларга кар куярга ярамый, – дип аңлатты Элина Минхуҗина. – Күзгә коры стериль бәйләвеч салып, зыян күргән кешене тиз арада табибка алып барырга кирәк. Шуны истә тотарга кирәк, бер минутлык күңел ачу гомерлек инвалидлыкка китерергә мөмкин».
Кыш көне кар сукырлыгы очраклары да еш очрый, ультрашәмәхә нурлар эләгү нәтиҗәсендә кешене күзенә зыян килә. Мондый имгәнүләр ешрак ачык һавада актив спорт белән шөгыльләнгәндә, эйтик, чаңгыда шуганда була. Ультрашәмәхә нурлардан саклый торган күзлекләр күзләрне сакларга ярдәм итәчәк.
«Күз алмасы - бик нәзберек эгъза, аңа хәтта кар атышып уйнаганда яки шампан шәрабы тутырылган шешәне ачканда да зыян китерергә мөмкин, – дип өстәде Э.Минхуҗина. – Шулай ук күз алмасын һәм күз тирәсендәге өлешне туңдыру, бит алмаларын һәм күз кабакларын өшетү куркынычы да бар».
Куркыныч зонасында – исерек хәлдә булган кешеләр, травма алган вакытта аларны мөмкин кадәр тизрәк хастаханәгә яки травмпунктка илтергә кирәк. Белгечләр билгеләп үткәнчә, еш кына мондый пациентлар яралануның җитдилегендә үзләренә хисап бирми һәм хастаханәгә вакытында килми, бу дәвалау процессын кыенлаштыра.
Каникуллар башлану белән имгәнүләр саны балалар арасында да кискен арта. Республика балалар клиник хастаханәсенең травматология-ортопедия бүлеге мөдире Алексей Глушков сүзләренә караганда, балалар имгәнү очраклары еш кына әти-әниләрнең игътибарсызлыгына бәйле. Тагын бер сәбәп - укучыларның игътибарсызлыгы, куркыныч мизгелләрдә алар телефоннарга бүленәләр. «Безнең өчен ике җитди проблема бар, аларның берсе – гаджетлар һәм колакчыннар. Балалар урамда колакчыннар белән йөргәндә берни дә күрми һәм ишетми. Алар теләсә нинди җәрәхәт алырга, егылырга, имгәнергә яки машина астына эләгергә мөмкин, – дип саный А.Глушков. - Икенче проблема - җәйге аяк киеме модасы. Хәзер балалар хәтта кышын да урамда кроссовкалар киеп йөри. Силикон табанлы җәйге аяк киеме бик тайгак, шуның аркасында балалар тубык сөяге сынулар белән еш килә».
Балалар травмалары һәрвакытта да сезонлы проблемалар белән бәйле түгел – әйтик, хастаханәләргә батут үзәгендә булганнан соң сөяк сынган һәм имгәнгән кечкенә пациентлар даими килеп тора. А.Глушков билгеләп үткәнчә, мондый күңел ачу үзәкләрендә балаларны карап торган белгечләр җитми. «Ата-аналар балаларын еш кына батут үзәкләрендә калдыра һәм үз эшләре буенча китә. Тик, кагыйдә буларак, балалар тиешле күзәтүсез кала һәм соңыннан хастаханәгә эләгә. Иң еш имгәнү - умыртканың компрессион сынуы», - дип сөйләде табиб.
Кыш көне балалар арасында пешүләр саны да арта, бигрәк тә бәйрәм алды көннәрендә күпчелек кешеләр сый әзерлиләр һәм бу вакытта балаларны караучысыз калдыралар. «Балаларның кастрюль һәм чәйнекләрне үз өстенә аударуларына бәйле пешү травмаларының арту тенденциясе бар. Бу бик куркыныч. Тәннең 50-60%-ы пешкән пациентлар килә», - дип өстәде А.Глушков.
Кышкы күңел ачу чаралары – чаңгыда, тимераякта яки «ватрушка»да шуу вакытында да балаларны караучысыз калдырырга ярамый. «Соңгы вакытта, бәхеткә, балалар таудан шуган вакытта ала торган авыр җәрәхәтләр саны кимеде. Тик без барыбер «ватрушкаларны» идарә итеп булмый торган снарядлар дип атыйбыз, – диде А.Глушков. - Гомумән, балаларның имгәнүләрендә һәрвакыт диярлек әти-әниләр гаепле, чөнки еш кына аларны караучысыз калдыралар».
Бала таудан егылып төшкән яки җәрәхәтләнгән очракта, беренче чиратта табиблар аны тынычландырырга һәм конкрет кайсы җире авыртуын белергә киңәш итә. Аяк-кулларга зыян килгән очракта, ашыгыч ярдәм килгәнче шина салырга кирәк.
Нинди генә очрак булса да, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки симптомнар соңрак барлыкка килергә мөмкин, дип ассызыклый белгечләр.