Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.11.2024, 13:22

Кыш көне казанлыларга 100 дән артык шугалак һәм 14 чаңгы трассасы булачак

Ачык һавада беренче боз мәйданчыклары атна ахырында ачылачак

Киләсе кышта Казанда тимераякта шуу өчен 100дән артык урын оештырыла. Алар арасында хоккей тартмалары, боз сарайлары һәм ачык шугалаклар, ә чаңгы сөючеләр өчен 14 трасса, шул исәптән сигез яктыртылган юл сызыгы. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов сөйләде.

«Бүген казанлыларны спорт белән шөгыльләнергә чакыру кирәкми. Күбесе чын-чынлап физкультура һәм спорт белән мавыга, сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Бер генә шугалак та, бер генә чаңгы трассасы да буш калмаячак. Аларга өлкән буын – безнең «тормыш сөючеләр» кушылуы сөендерә. Өлкән яшьтәге кешеләрнең күбесе сериалларга түгел, ә актив тормышка өстенлек бирә. Без аларны паркларда, скверларда һәм урманнарда чаңгыда йөргәндә күрәбез», – дип билгеләде мэр Илсур Метшин. Ул җаваплы шәхесләргә кыш алдыннан сервиска һәм шәһәрлеләрнең уңайлылыгына игътибар бирергә кушты.

Линар Гарипов сүзләренчә, кышкы сезонда Казанда 85 хоккей тартмасы һәм прокат пунктлары булган 23 шугалак эшләячәк: 13 ачык мәйданчык һәм сигез боз сарае.

Беренчеләрдән булып, атна ахырында «Трудовые резервы» һәм «Ракета» стадионнарында шугалаклар ачылачак. Соңгы объектта капиталь ремонт үткәрелде, аның кысаларында яңа суыту станцияләре сатып алынды. Моннан тыш, «Ак Бүре» спорт комплексына алмаштыру программасы буенча боз салу машинасы сатып алынган. Бүгенге көндә башка боз сарайларында техниканы алыштыру мәсьәләсе карала.

Декабрьдә «Ак Барс Арена» стадионы янында, ТР төзелеш тармагы барлыкка килүнең 100 еллыгы скверында, Җиңү һәм «Черек күл» паркларында, Кремль яр буенда шугалаклар эшли башлаячак.

Чаңгычыларга 14 әзерләнгән трасса, шул исәптән сигез яктыртылган юл сызыгы булачак. Ә экстремал спортчылар өчен «Нагорный» комплексы базасында 30 һәм 60 метр биеклектәге ике трамплин, шуу пункты булган тау чаңгысы сөзәклеге, шулай ук Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта 2 һәм 5 км чаңгы трассасы эшләячәк.
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 25.11.2024
Видеорепортаж
25.11.2024 12:48
Кыш көне Казан халкына тимераякта шуу өчен 100 дән артык урын булачак
Барлык яңалыклар