В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иранга да очышлар башкарылырга мөмкин
Фото: Денис Гордийко
Кувейтка очышларны Jazeera Airways авиакомпаниясе башкарырга планлаштыра. Әлегә рейсларның ничә тапкыр булачагы билгесез, хәзер слотлар сорыйлар.
ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты башлыгы Сергей Иванов сүзләренчә, Иран белән турыдан-туры авиаэлемтәне дә җайга салу күздә тотыла. «Хәзер Тәһран – Казан рейсын ачу һәм безгә Ираннан туристлар китерү өчен партнерлар эзлибез, чөнки визасыз режим да, башка өстенлекләр дә бар», – дип билгеләп үтте ул.
Ислам республикасына очышларны Nordwind авиакомпаниясе башларга тырышачак, дип хәбәр итте аның коммерция директоры Антон Маттис. Элегрәк билгеле булганча, ташучы Казаннан Якутскига авиарейслар башкара башлаячак. Очышлар 2024 елның 28 нче апреленнән атнага ике тапкыр башкарылачак.