Катнашучыларга 1600 метр дистанцияне ирекле стиль белән узарга туры киләчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче март). 20 нче мартта Казанда «Локомотив» стадионында Top Sprint чаңгы ярышлары буенча Казан Мэры Кубогына ярышлар узачак. Узышлар Татарстан Республикасы башкаласында кышкы спорт сезонын яба.
Ярышларда 17 яшьтән өлкәнрәк тәҗрибәле һәм шулай ук башлап килүче яшь спортчылар катнаша ала. Чаңгычыларга 1600 метр дистанцияне ирекле стиль белән узарга туры киләчәк.
Приз фонды 210 мең сум тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә Казанның Физик культура һәм спорт комитеты.
Ярышларда катнашу өчен сылтама буенча 18 нче мартка кадәр теркәлергә кирәк.