Чарада 1700 кеше катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче декабрь). 1700 кеше 14-нче һәм 15-нче декабрьдә «Смена» заманча мәдәният үзәгендә узган Кышкы китап фестивалендә булды. Ике көн эчендә казанлылар өч меңгә якын китап сатып алды.
Фестиваль программасы бу юлы музыка һәм әдәбият киселешләре тирәсендә төзелде. Ике көн эчендә дистәләгән вакыйгалар – 6 лекция, 3 дискуссия, 3 фильм күрсәтү, 3 экскурсия һәм 2 музыкаль концерт узды. Иң популяр лекция - музыкаль журналист һәм радио алып баручысы Лев Ганкин чыгышы булды, анда 80 кеше килде, дип хәбәр иттеләр «Смена» мәдәни-күңел ачу үзәгендә.
Фестивальнең төп үзенчәлеге - ярминкә, анда бөтен илдән иң яхшы бәйсез нәшриятлар катнаша. Кышкы фестиваль Казанда ел саен Россиянең иң зур әдәби вакыйгасы - non/fictionнан соң уза, шуңа күрә биредә еш кына матбугаттан берничә атна элек чыккан яңа басмалар очрый.
Фестиваль берьюлы берничә локациядә узды: «Угол» иҗат лабораториясендә Берлин диварының ишелүенә багышланган фильмнарны күрергә мөмкин иде. Моннан тыш, бирегә килүчеләрдә совет академия авангардының соңгы бөек композиторларының берсе - София Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәгенә һәм татар симфоник музыкасына нигез салучы, милли классикага әверелгән «Җәлил» һәм «Алтынчәч» операларының авторы – Нәҗип Җиһановның музей фатирына бару мөмкинлеге дә булды.
Кышкы китап фестивале Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан Мэриясе һәм «Тере шәһәр» заманча сәнгатькә ярдәм фонды булышлыгы белән узды.