Шәһәр халкы һәм кунаклары гадәти булмаган тәм-томнарны татып карый, милли кухняны бәяли, сувенирлар сатып ала һәм мастер-классларда катнаша ала.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче декабрь). Бүген Казанда «КышДаКар-фест» кышкы фестивале ачыла. Касә янындагы мәйданда кич белән шәһәрнең төп Яңа ел чыршысы утлары кабынган урында сәүдә рәтләре оештырылачак. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары гадәти булмаган тәм-томнардан авыз итә, милли кухняны бәяли, сувенирлар сатып ала һәм мастер-классларда катнаша алачак. Фестиваль 13-нче гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
Сәүдә рәтләре Яңа ел стилендә шәһәр символикасы һәм иллюстрацияләре белән бизәлгән сигез ноктадан торачак. Биредә яңа ел бүләкләре, кулдан эшләнгән сувенирлар, кайнар татар чәе һәм Европа глинтвейны сатылачак. Фестивальдә танылган җәмәгать туклануы йортлары, сувенир продукция җитештерүчеләр, һөнәрчеләр, фермерлар һәм башкалар катнашачак. Фестивальгә башка төбәк вәкилләре дә киләчәк, мәсәлән, Удмуртиядән катнашучылар кунакларга пәрәмәчләр тәкъдим итәчәк.
Фестивальдә халык өчпочмак, өлеш, гөбәдия, чәк-чәк, кыстыбый кебек татар ризыкларын татып карый алачак.
Фастфуд яратучылар өчен ассортиментта фри, наггетслар, бургерлар, баллы яратучылар өчен – попкорн, татлы мамык, имбирлы прәннекләр, таякчыкта шоколадка манылган автор вафлилары, кайнар шоколад, крафтлы шоколад булачак. Шулай ук мәйданчыкта гаилә шоколад остаханәләре эшләячәк. Ит яратучылар кайнар юл белән ысланган «мәрмәр» түш ите, шашлыкның төрле төрләре, классик пицца, шаурмадан авыз итә алачак.
Фестиваль кунаклары ашарга гына түгел, ә ашарга әзерләү һәм эшләнмәләр ясау буенча мастер-классларга да кушыла алачак.
24-нче декабрь көнне фестивальгә 16:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр, 25-нче һәм 26-нчы декабрь көннәрендә 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр, 27-нче декабрьдән 30-нчы декабрьгә кадәр – 16:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр килергә була. 31-нче декабрьдә фестиваль мәйданчыгы 10:00 сәгатьтән башлап эшли башлаячак һәм 1-нче гыйнвар көнне 3:00 сәгатьтә ябылачак.
1-9-нчы гыйнвар көннәрендә «КышДаКар-фест» 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр, 10-13-нче гыйнварда 16:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр үткәреләчәк, дип хәбәр иттеләр Туризмны үстерү комитетында.