Яңа ел көннәрендә шәһәр халкы һәм кунаклары өчен шәһәр җәмәгать киңлекләрендә бәйрәм чаралары узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы декабрь, Ксения Швецова). Яңа ел каникулларында Казан халкын һәм кунакларын паркларда һәм скверларда бай мәдәни программа көтә. Барлык теләүчеләр дә кар бабайлар фестивалендә, кулдан ясалган чаналар конкурсында катнаша, урам театры тамашаларын күрә, бии һәм фигуралы шуу күнекмәләрен үзләштерә ала. «Паркларда кыш» программасы турында бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов сөйләде.
20-нче декабрь «Черек күл» паркында күптән көтелгән шугалак ачылачак. Яңа ел бәйрәмнәре вакытында биредә керлинг һәм фигуралы шуу буенча бушлай дәресләр үткәреләчәк.
Паркларда Яңа ел программасының иң матур чараларыннан берсе - Мәскәүнең «Высокие братья» театрының урам тамашалары булачак. Ә 1-нче гыйнварда «Крылья Советов» паркында Яңа ел карнавалы – ел саен үткәрелә торган концерт узачак. Казанлыларны яраткан фильмнарыннан биюләр, музыка һәм тематик фотозона көтә.
4-нче гыйнвар көнне «Ак чәчәкләр» бульварында яңа татар музыкасы концерты була. «Яраткан артистларны тыңларга һәм күрергә, яңа музыкантлар белән танышырга килегез», – диде А.Абзалов.
Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында 4-нче гыйнварда ел саен үткәрелә торган «Казан чаналары» конкурсы узачак. Төп бүләк - 50 мең сум – өчен барлык теләүчеләр дә көрәшә алачак. Моның өчен түбинглар нигезендә гадәти булмаган чана булдырырга, үз командасын социаль челтәрләрдәге фестиваль аккаунтында теркәргә һәм үз проектыңны тәкъдим итәргә – чара көнендә таудан кулдан ясалган чаналарда шуарга кирәк.
6-нчы гыйнвар көнне Урицкий исемендәге паркта кар бабайлар фестивале булачак. «Катнашучыларга гадәти булмаган кар бабайны әвәләп, иҗади сәләтләрен күрсәтергә кирәк булачак. Җиңүчеләр призлар һәм бүләкләр алачак», - диде Мәдәният идарәсе җитәкчесе.
Актив ял итәргә яратучылар өчен шәһәрдә тимераякта массакүләм шуу өчен мәйданчыклар, яктыртылган чаңгы трассалары һәм 70-тән артык хоккей тартмасы эшләячәк, дип искәртте спикер.
Яңа ел программасы гомуми белем бирү һәм спорт мәктәпләрендә, мәдәният йортларында, яшьләр һәм яшүсмерләр клубларында әзерләнә, анда шулай ук бәйрәм чаралары узачак, дип хәбәр итте А.Абзалов.
«Быел кышкы каникуллар 12 көн дәвам итәчәк – 28-нче декабрьдән 8-нче гыйнварга кадәр», - дип искәртте ул һәм быел балалар бакчаларына йөрүче 143 меңнән артык бала, шулай ук башлангыч сыйныф укучылары татлы бүләкләр алачак, дип өстәде.
Каникуллар алдыннан, 25-нче декабрьдә, меңләгән сәләтле мәктәп укучысы «Татнефть-Арена» боз сараена чакырылган, анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында республика чыршысы узачак.
26-нчы декабрь көнне сәләтле балалар һәм авыр тормыш хәлендә калган балалар Казан Ратушасына «Йоклап калган чибәркәй» тамашасына киләчәк.
«Мәскәү» мәдәният үзәгендә Яңа ел каникулларында Sforzando яшьләр оркестры катнашында «Кай һәм Герда» музыкаль спектакле узачак. Ә кече мәктәп яшендәге балалар өчен Ленин исемендәге мәдәни күңел ачу комплексында «Әкиятләр илендә Вовканың Яңа ел маҗаралары» дигән интерактив шоу узачак.
Шәһәр театрларында балалар һәм өлкәннәр өчен Яңа ел тамашалары оештырылган. «Әкият» курчак театры татар телендә «Өрә белмәгән Көчек» спектаклен, шулай ук «Сны Диснея» әкиятен карарга чакыра. Г. Камал исемендәге театрда «Таңбатыр» татар әкиятләре мотивлары буенча премьера спектакле була.
Дәүләт Зур концерт залында «Андерсенның тылсымлы әкиятләре» музыкаль куелышы, ә Спорт сараенда «Бәхет кошының тылсымлы каурые» дигән спектакль узачак.