В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашучылар илнең көньяк төбәгенең истәлекле һәм тыюлыклы урыннарын күрә алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче апрель). 20-нче апрельдән 27-нче апрельгә кадәр Казахстанда «Көньяк легендасы» туристик экспедициясе узачак. Катнашучылар - интернет-басмаларның блогерлары һәм журналистлары - илнең көньяк төбәгенең истәлекле һәм тыюлыклы урыннарын күрә алачак.
Төркестан һәм Джамбул өлкәләре буенча экспедиция вакытында катнашучыларга XI-XII гасыр Карахан мавзолейлары, XIV гасыр Тектурмасы, XI-XII гасырлар Гайшә-биби, Акыртас сарай комплексы (VIII-XII гасыр), Тараз борынгы шәһәр калдыклары (I-XVIII гасыр) күрсәтеләчәк. Блогерлар һәм журналистлар лалә чәчәкләре фестивален, шул исәптән Кызыл китапка кертелгән чәчәк төрләрен күрә алачак, Казыгурт тау тезмәсенә күтәреләчәк, Казахстанның иң матур урыннарының берсе һәм Урта Азиядә иң зур һәм тирән каньоннарның берсе булган Аксу каньонында булачаклар. Экспедиция маршруты күп кенә легендалар белән бәйләнгән, хаҗ кылу урыны булып тора торган Акмешит мәгарәсе һәм Домалак-Ана, Арысан Баб, Ходжи Әхмәт Яссауи, Сауран шәһәре аша узачак. Экспедиция ахырында катнашучылар илнең музыка мәктәпләреннән һәм филармониядән килгән яшь музыка коллективлары катнашындагы концертта булачаклар.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Казахстан - тарихи һәйкәлләргә бай ил. Биредә Бөек Ефәк юлы трассаларында барлыкка килгән төзелеш сәнгате биналары һәм урта гасыр шәһәрләре урнашкан. Хәзерге вакытта дәүләт саклавы астында 25 меңгә якын тарихи һәм мәдәни һәйкәл бар. Ходжи Әхмәт Ясәви мавзолее һәм Тамгалы петроглифы бөтен дөньяга билгеле булды - 2003 елда алар ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә кертелде. Жамбыл өлкәсе территориясендә 1100-гә якын һәйкәл бар.