В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышлар «Йөзьяшәрләр уеннары» өчен сайлап алу булачак
Фото: Денис Гордийко
Турнир 30 нчы октябрьдә «Тасма» стадионы манежында Гагарин урамы, 56 адресы буенча узачак. Ярышлар башланырга бер сәгать кала катнашучыларны теркәү була, ә 11:00 сәгатьтә тантаналы ачылыш һәм ярышлар старты узачак.
Ярышларда катнашу өчен kirmos-sport@yandex.ru электрон почтасына гариза җибәрергә кирәк. Сораулар булса, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең Физик культура һәм спорт бүлегенә шалтыратырга мөмкин: +7(843)223-29-99 (өст.3461, 3462).
Исегезгә төшерәбез, Казан Мэры Илсур Метшин инициативасы белән быел «Йөзьяшәрләр уеннары. Тормыш яме» проекты старт алды. Һәр районнан командалар төзеләчәк. Ә финал этабы алдыннан һәр төркемнән иң яхшы катнашучыларны сайлап алачаклар, алар Казанның спорт белән шөгыльләнүче иң яхшы пенсионеры исеме өчен көрәшәчәкләр. Ярышлар киләсе елның маена кадәр узачак.