Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.04.2026, 14:04

Гөмбәз астындагы музыка: Казан циркы – оркестрны саклап калган дүрт сәнгать оешмасының берсе

KZN.RU порталының әлеге язмасында җанлы музыканың тамашаны ничек үзгәртүе, клоуннарның ни өчен музыкантларны кыланырга мәҗбүр итүләре хакында белерсез

Җанлы музыка Казан дәүләт циркында бара торган тамашаларның аерылгысыз бер өлеше булып кала. Россиянең күпчелек цирклары яздырылган фонограммаларга күчкән заманда, Казан циркы – илдә әлегә кадәр чын оркестр эшли торган дүрт циркның берсе санала. 18 апрельдә билгеләп үтелә торган Халыкара цирк көне алдыннан сезгә җанлы музыканың циркны чын сәнгать итүе, клоуннар белән ничек бер «дулкын»да булырга кирәклеге хакында сөйләрбез.

Марат Мөгыйнов фотосы

Оркестр – циркның йөзе

Бүгенге көндә цирк оркестрлары – бик сирәк күренеш: Россиядә алар нибары дүртәү калган – икесе Мәскәүдә, берсе Санкт-Петербургта һәм берсе Казанда.

Мәйданчыкларның күбесе үз эшчәнлегендә тулысынча фонограмма куллана, күбесе музыкантларны аерым номерлар өчен генә яллый. Казан циркы оркестрының баш дирижеры Юрий Терехов сүзләренчә, бу күчеш иҗади амбицияләр белән бәйле түгел, моңа икътисад сәбәпче.

Даими эшли торган иҗат коллективын тоту җитди кертемнәр таләп итә. Һәм, әлбәттә, һәр цирк та моны үзенә рөхсәт итә алмый. «Без бик бәхетле музыкантлар: республикабыз – илнең иң алга киткән һәм иң бай төбәкләренең берсе. Шуңа күрә безнең циркта чын оркестр эшли, – дип фикерләре белән уртаклашты Юрий Терехов. – Симфоник оркестр булсынмы яки цирктагы оркестрмы, теләсә кайсы музыкаль коллектив – ул дан, абруй мәсьәләсе. Татарстан Республикасының Дәүләт симфоник оркестры – төбәк йөзе булган кебек, цирк оркестры да – циркның төп бизәге».

«Оркестрның күренмәве яхшырак»

Тамашачы өчен цирк – ул, барыннан да элек, күреп кабул ителә торган тамаша: циркка килүчеләр гөмбәз астында акробатлар, өйрәтелгән ерткычлар, клоуннар чыгышы һәм күз явын алырдай матур костюмнар белән хозурлана. Әлеге күренешләр яссылыгында музыка ничектер читкәрәк, икенче планга күчә кебек тоела. Ләкин нәкъ менә аның сихри тылсым көче ярдәмендә аерым чыгышлар бербөтен тамаша итеп кабул ителә дә. Баш дирижер сүзләренчә, оркестрның профессиональлеге аның күренмәве белән бәяләнә. «Безгә тамашачының оркестр уйнавына игътибар итмәве мөһимрәк. Музыка иҗади номерга шулкадәр үтеп керә ки, ул аның бер өлешенә әйләнә. Тамаша беткәннән соң залдагылар гаҗәпләнеп: «Кирәк бит ә, бу чын оркестр иде мени, диләр», –- дип тәэсирләре белән уртаклаша дирижер.

Цирк оркестры театр оркестрына якынрак тора, ләкин аерма да шактый. Симфоник залда яңгырый торган музыка ул кичәнең төп бизәгенә әйләнә. Циркта исә оркестр тамашаның залдагылар күңеленә ни дәрәҗәдә үтеп керүе һәм драматургиясе өчен җавап бирә.

«Цирк сәнгате – ул бик күп юнәлешләр бергә кушылган сәнгать төре. Шуңа күрә без опера һәм балет театрына якынрак торабыз. Әмма мөһим аермабыз да бар: анда музыкантлар билгеле бер ноталар башкарса, безгә даими рәвештә артистларга яраклашырга туры килә», – дип аңлата Юрий Терехов.

Цирктагы чыгышлар – алар тере организм. Артист трюкны башкару тизлеген үзгәртә, катлаулы сикерү алымын кичектерә яки чыгышын кыскарта ала, һәм оркестр моңа шунда ук җавап бирергә тиеш була. «Кайчагында кайсыдыр бер чыгыш өчен махсус музыка языла, әмма бу сирәк күренеш. Еш кына без тамашаның музыкаль бизәлешен сыгылмалы итәргә тырышабыз. Трюк үзгәрә икән – музыка тәртибе дә үзгәрә», – дип ассызыклый маэстро.

Зур мәчеләр һәм гамәлләре билгесез клоуннар

Хайваннар белән эшләү оркестр өчен үзе бер катлаулы бурыч санала. Дирижер билгеләп үткәнчә, юлбарыслар кискен тавышлардан бик курка, шуңа күрә алар чыгыш ясаган вакытта оркестр тыныч кына уйный. «Бездә кайвакыт «ялкау мәчеләр» була, – дип фикерләре белән уртаклаша музыкант. – Алар холыксызланырга, яки кәефсез булырга мөмкин. Әгәр юлбарысның бүген эшләргә теләге булмаса, көчле музыка аны ярсыта гына, ул өйрәтүчесен тыңламый башлый. Мондый чакта безнең «югалып торуыбыз» яхшы. Музыка тынгач, ерткыч өйрәтүчесенең командасын ишетә башлый, игътибарын туплап, чыгышын дәвам итә».

Ә менә этләргә, киресенчә, дәртле музыка кирәк – мондый рухтагы көй яңгырый башлауга алар тагы да дәртләнебрәк һәм ышанычлырак эшли башлый икән.

Оркестр беренче тапкыр сәхнәгә чыгучы хайваннар белән аеруча сак эшли. Яшь хайваннар манежда тавыштан куркырга мөмкин. Мондый очракларда өйрәтүчеләр еш кына музыкантлардан тонык кына уйнауларын яки хайван ияләшкәнче бөтенләй «югалып торуларын» сорый.

Манежга клоуннар чыгу белән оркестр өчен «иң кызу чор» башлана. Аларның чыгышлары турыдан-туры залдагы тамашачылар белән бәйле булганлыктан, сценарий тамаша вакытында ук үзгәрә ала.

«Еш кына клоуннар нәкъ менә оркестр белән эшләүне өстен күрә, – дип аңлата Юрий Терехов. – Клоуннарга оркестр ярдәмендә тамашачы кайтавазын ирештерү күпкә тизрәк. Без кайсы өлештә нинди музыка уйналачагы хакында алдан ук сөйләшәбез. Сәхнәдә нәрсә барганын һәм һәр аерым очрак өчен нинди музыка кирәклеген аңлыйбыз. Ләкин төрле хәлләр була: тамашачы әлеге чыгышны без көткәнчә кабул итми, яки киресенчә, ул аны тагы да җылырак кабул итә, яки бөтенләй битараф кала. Кайчагында реквизит эшләми, һәм чыгышның бер өлешен алып ташларга туры килә. Нинди генә очрак булса да, без моңа әзер торырга, чыгышны тиз арада тамашачы сизмәслек итеп үзгәртергә тиеш булабыз».

Оркестрда музыкант-«иллюстратор» дигән аерым роль бар. Ул манежда барган хәлләрне: егылуларны, сикерүләрне, көлкеле паузаларны яңгырата. Әгәр клоун егылса – егылу күренешенә хас «бабах» авазы яңгырый, сикергән вакытта кискен тавышлар чыга. Әлеге авазларны музыкант бәрмә уен коралларында башкара. Асылда иллюстратор дирижердан соң икенче кеше – оркестрның «күзләре» санала. Дирижер гомуми бизәлеш һәм темпоритм белән идарә иткән арада, иллюстратор артист белән әңгәмәдә булып, һәр хәрәкәтне музыка белән бизәп тәмамлый.

Цирктагы җанлы музыка: аның фонограммадан ни өчен кызыграк булуы хакында

Фонограмма алдан ук язылган, төгәл һәм тотрыклы язма санала. Цирк исә реаль вакыт режимында яши. Трюк сузылырга, артист тизлеген үзгәртергә яки номерны төрләндерергә мөмкин. Мондый вакытта фонограмма шул килеш кала, оркестрга исә әлеге үзгәрешләргә яраклашырга, тизлекне тоярга һәм башкаручыга ярдәм итәргә туры килә.

«Колакчыннар киеп музыка тыңлау бер нәрсә. Ташып торган хис-кичерешләрне җанлы музыка ярдәмендә кабул итә торган концертка эләгү бөтенләй башка нәрсә», – ди дирижер.

Фонограммалар чорында үскән яшь буын оркестрны еш кына гадәти булмаган нәрсә итеп кабул итә, ә менә «иске мәктәп» артистлары җанлы музыкасыз яши алмый: алар өчен чыгыш оркестрдан башка тирәнлеген, күләмен һәм эчке иреген югалта.

Циркта яңгырый торган музыка башка төрләрдән нык аерылып тора – ул бик сизгер генә вакыт тизлеген эләктереп алырга сәләтле җанр булып кала. Элегрәк ул универсаль булып, маршларга һәм классикага таянса, бүгенге көндә манежда ешрак поп, рок яки электр стилендәге көйләр яңгырый. Бу модага иярү түгел, ә бәлки халык белән аңлаешлы телдә сөйләшү ысулы. Шул ук вакытта сүз гади алымнар турында да бармый. Теләсә нинди популяр хит оркестр тарафыннан уйналган вакытта шактыйга үзгәрә: аранжировкалар ярдәмендә аңа цирк номеры драматургиясенә яраклаштырып, яңа сулыш өрелә.

Оркестр ветераннары арасында Олег Гужов та бар. Ул Казан циркында 20 елдан артык эшли, тынлы уен кораллары остасы. Шул ук вакытта Олег 13 нче балалар музыка мәктәбендә дә укыта. Музыкант яшь буынга сәнгать дөньясын ачарга ярдәм итә. Аның сүзләренә караганда, музыка өлкәсендә зур үзгәрешләр булуга карамастан, классикага кызыксыну тотрыклы булып кала.

«Тынлы музыканы укытуларын дәвам итүче хезмәттәшләремә зур рәхмәт. Заманча агымнарга карамастан, күп кенә балалар аңлы рәвештә классик юнәлешне сайлый. Педагог буларак, моның база булуын ышанып әйтә алам. Циркта да җанлы музыканы саклау мөһим, нәкъ менә ул тамашаның уникаль үзенчәлеген тудыра», – дип ассызыклады Олег Гужов.

Ләйлә Шакирова тәрҗемәсе

Барлык яңалыклар