В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экспозициядә алтмыштан артык әйбер тәкъдим ителәчәк
Фото: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче декабрь). Казан Кремленең «Манеж» күргәзмә залында 8 нче декабрьдә «Марка сәнгате» күргәзмәсе ачылачак. Экспозициядә алтмыштан артык әйбер – Россия рәссамнарының рәсемле полотнолары, коллекцион маркировкалы тәбрикләмәләр һәм конвертлар, сәнгати маркалар тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмәдә тәкъдим ителгән почта миниатюралары мәдәни мирас һәм архитектура һәйкәлләренә, рәссамнарга һәм мәдәният эшлеклеләренә, шулай ук илнең декоратив-кулланма сәнгатенә багышланган. Кунаклар шулай ук Татарстан һәм Казанның истәлекле урыннары сурәтләре төшерелгән рәсемнәрне һәм почта түләвенең дәүләт билгеләрен күрә алачак.
Күргәзмә сишәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 10:00 дән 18:00 гә кадәр, ә җомга көнне 11:00 дән 20:00 гә кадәр эшләячәк. Дүшәмбе – ял көне. Тулырак мәгълүматны +7(843)567-80-67 телефоны буенча белергә мөмкин.
Проект Россия Сәнгать академиясе, Россия Рәссамнар берлеге, Россия Рәссамнар берлегенең Мәскәү бүлеге, Мәскәү Рәссамнар берлеге һәм «Марка» акционерлык җәмгыяте тарафыннан оештырылган.