Вакансияләр ярминкәсе 26 нчы августта узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче август). 26 нчы августта Казанның Вахитов районы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узачак.
Чарада район предприятиеләренең кадрлар хезмәте вәкилләре катнашачак. Алар буш эш урыннары һәм аларның оешмаларында, шул исәптән өлкән яшьтәге шәһәрлеләр өчен вакантлы урыннар турында сөйләячәкләр. Моннан тыш, мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре казанлыларга хезмәт законнары мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәк.
Вакансияләр ярминкәсе 9:00 дән 11:00 гә кадәр Качалов ур., 77 адресы буенча узачак. Тулырак мәгълүматны +7(843)277-40-51 телефоны аша белергә мөмкин, дип хәбәр ителә Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге сайтында.