В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
22 нче июнь көнне Кадрлар әзерләү буенча төбәк укыту үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
Фото: Денис Гордийко
Чарада район предприятиеләренең кадрлар хезмәте вәкилләре катнашачак. Алар буш эш урыннары һәм оешмаларындагы вакантлы вазыйфалар турында сөйләячәкләр. Моннан тыш, Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре шәһәрлеләргә хезмәт законнары мәсьәләләре буенча консультация бирәчәк.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсе 10:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр Зинин ур., 3 адресы буенча урнашкан төбәк укыту үзәгендә узачак. Тулырак мәгълүматны +7(843)277-40-51 телефоны аша белергә мөмкин, дип хәбәр итә Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге.