11-нче августта ТР Иҗтимагый палатасында кайнар линия эшләячәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы август). 11-нче августта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында кайнар линия эшләячәк, аның барышында халык финанс базарында намуссыз катнашучылар буенча сораулар бирә алачак.
Гражданнар мөрәҗәгатьләре 16:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр +7(800)350-44-72 телефоны һәм ТР Иҗтимагый палатасының интернет-кабул итү бүлмәсе аша кабул ителәчәк, дип хәбәр итә «Татмедиа» агентлыгы.
Халык сорауларына ТР Иҗтимагый палатасының хокук мәсьәләләре һәм иҗтимагый экспертиза комиссиясе әгъзалары, ТР Президентының Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре идарәсе, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре җавап бирәчәк.