В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кагыйдәләр 20-нче апрельдән санитар-эпидемиологик вәзгыять яхшырганчыга кадәр гамәлдә булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы апрель). 20-нче апрельдән үзизоляция режимы гамәлдә булган чорда Татарстан халкы өчен кибетләрдә һәм хезмәт күрсәтү объектларында булганда, җәмәгать транспортыннан файдаланганда вакытлы профилактик чаралар кертелә. ТР Министрлар Кабинеты карарына республика Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.
Документ нигезендә, гражданнарның берәмтекләп сату, хезмәтләр күрсәтү объектларында, җәмәгать транспортында сулыш органнарын (битлек, респираторлар) шәхси саклау чараларыннан башка йөрү һәм керү тыела. Кагыйдәләр коронавирус таралуга бәйле рәвештә барлыкка килгән санитар-эпидемиологик вәзгыять яхшырганчыга кадәр гамәлдә булачак.
Карарда шулай ук үзизоляция режимы чорында үз эшчәнлеген дәвам итүче предприятиеләрдә һәм оешмаларда чаралар күрү кирәклеге турында әйтелә. Мәҗбүри чаралар арасында - көн саен хезмәткәрләрнең тән температурасын үлчәргә һәм авырулар симптомнары булуга сораштыру үткәрергә, йогышлы авырулар симптомнары булган затларны эшкә кертмәскә, гомуми кулланылыштагы урыннарының дезинфекциясен көн саен үткәрергә, биналарны һәм җиһазларны дымлы чүпрәк белән җыештырырга.
Оешмалар һәм шәхси эшкуарларга гражданнар белән хезмәттәшлек иткәндә алдан язылу буенча эшләү режимына күчәргә кирәк (килүчеләрне кабул итүләр арасындагы интервал дезинфекция үткәрү һәм җилләтү өчен кимендә 10 минут булырга тиеш), кешеләрнең күпләп туплануына юл куймау һәм килүчеләр арасында кимендә 1,5 метрлы дистанцияне тәэмин итү зарур.