В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда яшен вакытында җилнең көче 20 м/c кадәр артырга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июль). Синоптиклар Татарстанда яшәүчеләрне һава шартлары начараю турында кисәтә: 28 июльдә көндез һәм кич белән яшен, боз һәм көчле җил булырга мөмкин. Казанда яшен вакытында җилнең көче 15-20 м/c кадәр артырга мөмкин.
Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен көтелә, яшен вакытында җилнең көче 17-22 м/с кадәр артырга мөмкин. Урыны белән көчле яңгыр явачак, боз явуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.