ТР Иҗтимагый палатасының кайнар линиясе 27 нче майда эшләячәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
Газлаштыру мәсьәләләре буенча кайнар линияне ТР Иҗтимагый палатасы икенче тапкыр үткәрә. 2022 елның 18 нче мартында узган беренче кайнар линиягә гражданнардан 100 гә якын мөрәҗәгать килгән.
27 нче майда халык сорауларына ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ хезмәткәрләре җавап бирәчәк. Кайнар линия 10:00 дән 12:00 гә кадәр эшләячәк, шалтыратулар +7(800)350-44-72 телефоны буенча кабул ителә.
Мөрәҗәгатьләрне шулай ук ТР Иҗтимагый палатасының интернет-кабул итү бүлмәсе аша 27 нче май көнне 10:00 гә кадәр җибәрергә мөмкин, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.