Юристлар 24 нче майда гражданнарга консультация бирәчәк
Фото: Денис Гордико
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы май). Татарстанда 24 нче майда хокукый ярдәм көне уздырылачак. Теләге булганнар юристлар белән бушлай киңәшләшә алачак.
Республика халкын 15:00-17:00 сәгатьләрдә Кави Нәҗми урамы, 2/39 адресы буенча кабул итәчәкләр. Алдан +7(843)279-25-99, +7(843)279-25-02 телефоннары буенча язылырга кирәк.
Мөрәҗәгать итүчеләрнең сорауларына ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Хезмәт министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы, прокуратура һәм Татарстан Дәүләт торак инспекциясе вәкилләре җавап бирәчәк. Шулай ук төбәк халкына ТР буенча Россия реестры идарәсе һәм Социаль фонд бүлекчәләре, республиканың адвокат һәм нотариаль палаталары, Медик-социаль экспертиза баш бюросы һәм ТКХ өлкәсендә җәмәгать контроле төбәк үзәге белгечләре консультация бирә.
Хокукый ярдәм көнен Татарстан омбудсмены «Россия пенсионерлар берлеге» иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге белән берлектә үткәрә, дип хәбәр иттеләр ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында.