В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бушлай лекциядә катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк.
Фото: «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче октябрь). 2 нче ноябрьдә Татарстан башкаласы халкына һәм кунакларына Казан Кремленең тарихи-архитектура комплексының ничек ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты булуы турында сөйләячәкләр. Түләүсез лекцияне КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары Рафаэль Вәлиев укыячак.
Чарада тыңлаучылар Казан Кремленең ни өчен Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелүен, Татарстан һәм Россия территориясендә ЮНЕСКОның тагын нинди объектлары барлыгын беләчәкләр.
Лекция Гавами урыннар бинасында 18:30 сәгатьтә башлана. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.