В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашучылар архитектура алымнары һәм иҗтимагый киңлекнең эчтәлеге турында белә алачак
Фото: Денис Гордийко
Спикерлар архитектура алымнары һәм иҗтимагый киңлекнең эчтәлеге турында сөйләячәк. Теләге булганнар экспертларга сораулар бирә алачак.
Чарада ТР шәһәрләрен үстерү институты директоры Наилә Зиннәтуллина, Шәһәрне үстерү институтының әйдәп баручы архитекторы Дарья Семко, Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Айгөл Латыйпова һәм башкалар катнашачак.
Шәһәрлеләрне 16:30 сәгатьтә Кремль яр буе, 33 адресы буенча урнашкан «УРАМ» экстрим-паркының ябык павильоны лекториенда көтәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, ТР Милли китапханәсе һәм «УРАМ» экстрим-паркы арасында яңа җәмәгать киңлеге төзекләндереләчәк. Эшләр җәй ахырына тәмамланачак. Проектның кураторы – ТР шәһәрләрен үстерү институты, архитекторлар сыйфатында Шәһәрне үстерү институты хезмәткәрләре чакырылган. Бу хакта «Казансуны үстерү стратегиясе» проекты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.