В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Совет районы буенча филиалында эш бирүче көне узачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче декабрь). 16 нчы декабрьдә Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Совет районы буенча филиалы эш бирүче көне үткәрәчәк.
Килүчеләр шәһәр предприятиеләрендә буш эш урыннары һәм вакантлы вазифалар турында белә алачаклар, кадрлар хезмәтләре вәкилләре белән очрашачаклар һәм эшкә урнашуда ярдәм алачаклар.
Казанлыларга хезмәт һәм мәшгульлек, дәүләт гарантияләре, эшсез гражданнарны һөнәри әзерләү һәм яңадан әзерләү, шулай ук яшьләрне эшкә урнаштыру программалары буенча консультацияләр бирәчәкләр.
Эш бирүче көне 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Журналистлар урамы, 13а. Тулырак мәгълүматны +7(843)273-90-86 телефоны аша белергә була, дип хәбәр итә ТР башкаласының Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге.