Эш бирүче көне 11 нче августта узачак.
Фото: Денис Гордийко
Эшсез казанлыларга вакансияләрне Мәскәү һәм Идел буе районнары предприятиеләре һәм оешмалары тәкъдим итәчәк. Эш бирүче көне 10:00 дән 12:00 гә кадәр Гагарин ур., 46 һәм Бертуган Касыймовлар ур., 22/7 адреслары буенча узачак.
Халыкка барлык хезмәтләр дә бушлай күрсәтелә, дип хәбәр иттеләр Мәшгульлек үзәгендә. Тулырак мәгълүматны +7(843)562-48-16 телефоны аша белергә мөмкин.