Очрашуда 15 еллык хезмәт стажы булган клиник психолог чыгыш ясаячак
Фото: Марат Мөгыйнов
Очрашуда Республика клиник наркология диспансерының психология лабораториясе мөдире, 15 еллык хезмәт стажына ия клиник психолог Лилия Зайцева чыгыш ясаячак. Ул яшь кризислары, тәрбия стильләре һәм аларның нәтиҗәләре, яшүсмерлек чоры турында сөйләячәк. Тыңлаучылар шулай ук идарә ителми торган балаларның каян килүен беләчәк.
Керү ирекле, алдан теркәлү сорала, дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча сәламәтлек саклау идарәсендә.
Лекция 12:00 сәгатьтә башлана. Шәһәрлеләрне Сеченов урамы, 6 нчы йорт, Д корпусы (конференцияләр залы) адресы буенча көтәләр.