Сату тәкъдимен зыян күрүче бушлай белдерүләр сайтыннан тапкан
Фото: Марат Мөгыйнов
Алдакчылар белән эш итүен аңлап, ул «Промышленный» полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә.
Ир-ат бушлай белдерүләр сайтында чыбыксыз колакчыннар сату тәкъдимен күрүен сөйләгән. Ул сатучы белән элемтәгә керә һәм үзенә җибәрелгән сылтамага күчә һәм колакчыннар бәясен түли. Казанлы товарны алмый. Матди зыян суммасы 5 мең сум тәшкил итә.
Полиция хезмәткәрләре тарафыннан РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 2 нче «Мошенниклык» өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер җинаятьчеләрне эзләү бара.
Моңа кадәр KZN.RU порталы 2023 ел башыннан татарстанлыларның банк карталарыннан аферистлар 2,5 меңнән артык урлау очрагы кылынуы турында язган иде.