В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сәүдә итү кагыйдәләрен бозган ир-атның 434,8 мең сум күләмендә бурычы бар
Фото: административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе
Тикшерүне Россия Эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча идарәсе белгечләре белән берлектә Казан Башкарма комитетының административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе хезмәткәрләре үткәргән. Рейд барышында ир-атның Адоратский урамында законсыз сәүдә алып баруы ачыкланган. Аңа штрафлар берничә тапкыр салынган, әмма алар буенча ирекле түләү вакыты күптән чыккан. Административ җәзаны үтәүдән качу сәбәпле, казанлыны, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.25 маддәсе буенча материал төзү өчен, полиция бүлегенә алып килгәннәр һәм шунда кулга алганнар.
Шулай ук уртак рейд барышында Суд приставлары федераль хезмәте һәм Казан Башкарма комитетының административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе хезмәткәрләре хуҗасының Административ хокук бозулар турында ТР кодексының 3.16 маддәсе буенча штрафлары булган автотранспорт чарасын ачыклаганнар. Бурычның гомуми суммасы 41,5 мең сумны тәшкил итә. Хуҗа кеше, автомобильне махсус парковкага җибәрмәс өчен, штрафларны түләгән.
Административ штраф аны билгеләү турындагы карар законлы көченә кергән көннән алып 60 көннән дә соңга калмыйча тулы күләмдә түләнергә тиеш.