Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.05.2024, 17:02

Казанда яшәүчене административ штрафларны түләмәгән өчен кулга алганнар

Сәүдә итү кагыйдәләрен бозган ир-атның 434,8 мең сум күләмендә бурычы бар

Фото: административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе

Татарстан башкаласында яшәүче берәүне административ штрафларны түләмәгән өчен дүрт тәүлеккә кулга алганнар. Мондый карар мировой судья тарафыннан кабул ителгән. Сәүдә итү кагыйдәләрен бозган ир-атның 434,8 мең сум күләмендә бурычы җыелган.

Тикшерүне Россия Эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча идарәсе белгечләре белән берлектә Казан Башкарма комитетының административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе хезмәткәрләре үткәргән. Рейд барышында ир-атның Адоратский урамында законсыз сәүдә алып баруы ачыкланган. Аңа штрафлар берничә тапкыр салынган, әмма алар буенча ирекле түләү вакыты күптән чыккан. Административ җәзаны үтәүдән качу сәбәпле, казанлыны, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.25 маддәсе буенча материал төзү өчен, полиция бүлегенә алып килгәннәр һәм шунда кулга алганнар.

Шулай ук уртак рейд барышында Суд приставлары федераль хезмәте һәм Казан Башкарма комитетының административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе хезмәткәрләре хуҗасының Административ хокук бозулар турында ТР кодексының 3.16 маддәсе буенча штрафлары булган автотранспорт чарасын ачыклаганнар. Бурычның гомуми суммасы 41,5 мең сумны тәшкил итә. Хуҗа кеше, автомобильне махсус парковкага җибәрмәс өчен, штрафларны түләгән.

Административ штраф аны билгеләү турындагы карар законлы көченә кергән көннән алып 60 көннән дә соңга калмыйча тулы күләмдә түләнергә тиеш.

Барлык яңалыклар