В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алдау очрагы буенча җинаять эшләре кузгатылган
Денис Гордийко фотосы
Казанда яшәүче ике хатын-кыз интернет аша электроника сатып алганда алдакчылар тозагына эләккән. Аларның берсе сатучыга акыллы колонка өчен – 5 мең сум, икенчесе фотоаппарат өчен 65 мең сум акча күчергән, әмма ике очракта да товарлар үз хуҗаларына килеп җитмәгән.
Кизү торучы полиция бүлегенә шәһәрдә яшәүче 32 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Аның сүзләренчә, ул акыллы колонка сату турында белдерү таба һәм сатучы белән элемтәгә кереп, әлеге колонканы курьер аша китерү хезмәтенә риза була. Алдан түләү шарты буенча, хатын-кыз 5 мең сум акча күчерә, шуннан соң «сатучы» элемтәгә чыгудан туктый, мессенджердагы язмаларны юкка чыгара.
22 яшьлек кыз да шундый очракка юлыга. Ул фотоаппаратны арзанрак бәягә сатып алырга уйлый. Сатучыга 65 мең сум акча күчерә, әмма тиздән үзенең алдакчылар корбаны булуын аңлый.
Ике очрак буенча да Россия Федерациясе Җинаять кодексының 159 «Алдау юлы белән чит милекне урлау» маддәсе нигезендә җинаять эшләре кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрне ачыклау һәм тоткарлауга юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары үткәрә.
Полиция искәртеп узганча, таныш булмаган кешеләргә акча күчерергә, чит кешеләргә банк карталары һәм пин-код мәгълүматларын хәбәр итәргә ярамый. Интернетта товар сатып алганда, сатучыларның абруен алдан өйрәнеп, товарларны сыналган сатучылардан гына алырга киңәш ителә.
Алдарак Казанда яшәүче 37 яшьлек ир-атның кызыл уылдык сатып алырга теләп, акчасыннан мәхрүм калуы турында хәбәр ителгән иде. Затлы ризыкның кызыктыргыч бәясе күрсәтелгән белдерүне ир-ат мессенджерда тапкан.