Фото: Денис Гордийко
Якшәмбе, 8 мартта, ТР Милли китапханәсендә «Күпкырлы хатын-кыз: эмоциональ янмый торган тормышка проектлы якын килү» дигән лекция үткәреләчәк. Чара көн саен карьераларын, гаиләләрен, үз-үзен үстерүләрен һәм ялларын бергә алып бара торган, шул ук вакытта рухи тигезлекне сакларга теләгән хатын-кызлар өчен кызыклы булачак.
Очрашуны оештыручылар гадәти буталчылык дөньяга яңа почмактан – проект идарәсе аша карарга тәкъдим итә. Очрашуда катнашучылар рольләр үзара буталмасын өчен, ә бер-берсенә ярдәм итсен өчен тормыш бурычлары белән идарә итү инструментларын ничек җайлаштырырга икәнен беләчәк.
Лекцияләрдә шулай ук тиз карар кабул итү күнекмәләренә дә игътибар бирәчәкләр. Докладчы хатын-кызларга өстенлекләрне ничек куярга өйрәнү, ресурста кала белү түрында сөйләячәк.
Лектор – икътисад фәннәре кандидаты, финанс аналитигы, стратег Анна Ибәтуллина, дип хәбәр иттеләр ТР Милли китапханәсе матбугат хезмәтендә.
Башлана 14:00 тә. Катнашу өчен
теркәлү узарга кирәк.