ТР башкаласында яшәүче хатын-кыз мошенниклар хисабына 400 мең сумнан артык акча күчергән
Татарстан башкаласында яшәүче хатын-кыз мошенникларның хәйләләренә эләккән һәм 400 мең сумнан артык югалткан. РФ Җинаять кодексының «Мошенниклык»159 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Зыян күрүче сүзләренчә, аңа билгесез ир-ат шалтыраткан, ул үзен бердәм дәүләт хезмәтләре порталы хезмәткәре дип таныштырган һәм шәхси кабинетны ватканнары турында хәбәр иткән. Сөйләшүдә ул хатынның банк картасы һәм анда акча барлыгы турында ачыклаган, шуннан соң хатын-кызны янәсе банк белгеченә күчергән.

Икенче әңгәмәдәш зыян күрүчене хисаптан акча алырга теләүче мошенниклар турында кисәткән. Шалтыратучыларның сүзләренә ышанып, гариза бирүче яңа телефон сатып алган, анда кирәкле кушымта урнаштырган һәм үз шәхси тупланмаларын аферачылар күрсәткән чит хисапка күчергән.

Хәзерге вакытта шикләнелүчеләрне эзлиләр, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

Идарә тармагында кисәттеләр: мошенниклар корбаны булмас өчен, килгән мәгълүматны һәрвакыт тикшерергә кирәк, шулай ук чит кешеләргә СМС-хәбәрләрдә килгән кодларны хәбәр итәргә кирәкми.

2024-08-21T11:37:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.