Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.03.2022, 17:48

Казанда яшәүче хатын, биржада акча эшләргә теләп, мошенникларга 1,5 млн сумга якын акча күчергән

Тиз табыш алу өчен зыян күрүче махсус интернет-платформада гариза калдырган.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче март). Казанда яшәүче мошенниклар тозагына эләккән – биржада акча эшләргә теләп, ул 1,5 млн сумга якын акча югалткан.

Узган елның апрель аенда зыян күрүче социаль челтәрләрдә реклама күргән – махсус интернет-платформада акчаларны куркынычсыз юл белән арттырырга тәкъдим ителгән була. Моның белән кызыксынып, хатын-кыз теркәлү өчен үз гаризасын калдырган. Бераздан аңа үзен биржа буенча белгеч дип таныштырган билгесез кеше шалтырата. Ул әлеге платформаның ничек эшләвен аңлата һәм акча эшләүнең төп шартларын әйтә.

Аннары зыян күрүчегә ялган брокер шалтыраткан. Ул доллар девальвациясендә үз керемнәреңне тиз арада арттырырга һәм берничә ай эчендә ипотека кредитын ябарга мөмкин, дип сөйләгән. Моның өчен акчаларны махсус счетка күчерергә кирәк була. Хатын җинаятьчеләргә ышана, аларга 1 млн 470 мең сум акча күчерә.

Хатын-кыз үз акчасын кире чыгара алмагач, полициягә мөрәҗәгать иткән.

«Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 4 нче өлешендә каралган «Мошенниклык» җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. «Танкодром» полиция бүлегендә җинаять эшен тикшерү дәвам итә», – дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Мошенниклык очраклары ешаю сәбәпле, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыкны аеруча игътибарлы булырга чакыра. Телефоныгызга шалтыратып туганнарыгыз турында мәгълүмат җиткерүче билгесез затларга ышанырга ашыкмагыз. Банк картасыннан акча урлау очракларын булдырмас өчен, счетның торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – аңа хезмәт күрсәтүче банк икәнен истә тотарга кирәк. Әгәр карта белән ниндидер операцияләр уздыралар дигән шик бар икән, әгәр дә аның блокировкалау турында СМС-хәбәр килгән икән, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны, гадәттә, картаның икенче ягында күрсәтелә.  СМС-хәбәрдә күрсәтелгән номерларга шалтыратып, хәбәр юлларга кирәкми, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.

Барлык яңалыклар